Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ШӘКӘНӘЧ ТӘ МӘЧЕТЛЕ БУЛАЧАК

Яңа мәчет бик матур җирдә төзеләчәк. Аның зурлыгы, михраб өлешеннән тыш 6х8 метр. Инде фундаментын салып та куйганнар.

Мәчет салу иң саваплы эшләрнең берсе, диләр. Мө­хәммәт пәйгамбәре­без Мә­динәгә күчеп кил­гәч тә иң беренче эш итеп мәчет салдырган. Аллаһ йортын салуга өлешен керткән һәркем бу акча үзенә тотыла дип уйласын, чөнки Аллаһ Тәгалә бу акчаны күптапкыр кү­бәйтеп үзенә кире кайтарырмын, дигән. Тагын шуны да белү кирәк, мәчеттә Аллаһ Тәгаләгә баш игән соңгы мөселман беткәнче бүләкләр өзел­мәячәк. Ал­лаһы Тә­га­ләнең код­рәте киң, туры юлны үзе күрсәтер.

Мәчет манаралары авыл­­­ларыбызның йөзек ка­шы булып тора һәм бү­­ген районыбызның күп авыл­ларында бар. Тиз­­дән Шәкәнәч авы­­лында да булачак, шун­дый савап­лы эшкә тотынганнар бире­дә. Авылның элекке мә­че­те ике катлы булган, за­мана шаукымы аркасын­да мәктәп итеп үзгәртелгән. Кибет булып та халыкка хезмәт иткән. "Безнең авыл гына мәчетсез кала бугай..." дип Ходайдан сораган, борчылган авыл халкының догалары кабул булган, юлларына Илдар Мөхәмәд улы Сәфәргалиев атлы миһербанлы егетне чыгарган. Аңа тумышы белән шушы авылдан булган Азат Габделнур улы Хафизов исемле егет тә кушылган. Әбисе Шәмсеҗиһан абыстайның догаларын кечкенәдән ишетеп үскәнгәме, Азат та күптәннән шундый изге эшкә тотыну хыялы белән яна. Тик вакыты җитмәгән буламы, әллә башка сәбәпләр туктатып торамы, моңарчы хыялын чынга ашырырга мөмкинлеге булмый аның. Көннәрдән беркөнне Илдар белән очрашкач, икесенең дә теләкләре уртак булуы ачыклана. Тик теләк белән генә түгел бит әле, киңәше дә, башкасы да кирәк. Авыл агайларын җыеп сөйләшәләр, киңәшләшәләр алар. Уртак фикергә килеп, Аллага тапшырып, күмәк көч бе­лән мәчеткә нигез салына. "Башта иске мәчетне сүтеп, шуның урынына салсак дип уйлаган идек. Авылдашыбыз Инсаф Исхаков менә шушы урын бик әйбәт булыр дип, әлеге җирне тәкъдим итте. Калганнар да ризалашты", - дип сөйләде безгә авыл аксакалы Мәхмүт абый Хәсәнов (фотода). "Без сөйләшкәнгә нәкъ бер ай вакыт узды, шул вакыт эчендә эшләнгән эш бу. Фундамент казыганда Илдар үзе, аның әтисе, энесе һәм техникумнан дүрт егет менделәр. Салганда исә авыл кешеләре белән ике көндә эшләделәр, - дип дәвам итте Мәхмүт абый. - Бездә моңарчы мулла да юк иде. Гает намазларына чит авыллардан мулла чакырта идек. Гает үзе дә моңарчы клубта уза иде. Мәчет төзеләсе булгач бик куандык, халык белән сөйләшеп, үзебез читтәге туганнарга хәбәр иткәч, алар да кушылып, акча җыя башладык. Бу җаваплы эшне авыл почтальоны үз өстенә алды". Авыл халкы да, читтәге авылдашлары да ихлас күңелдән ярдәм итәргә әзер бүгенге көндә. Ил төкерсә, күл булыр, ди бит халык. Тик әлегә муллалары гына юк. Чишелмәслек проблема түгел анысы, табылыр мулласы да. Өметләре генә сүрелмәсен дә, киләчәктә мәчет ишегенә йозак кына эленмәсен.Мәчет булып кына түгел, йөрүчесе дә кирәк. Сук­магына үлән үскән, ишекләре Гает намазларына гына ачылганнары да бар бит арада...

Бу саваплы эшкә курыкмыйча тотынган Илдар үзе бик тыйнак егет булып чыкты. "Мәчет салдыру турында 5-6 елдан бирле уйлап йөргән идем. 2012 елда Әтнә районының мәчет булмаган авылларын эзли башладым. Шәкәнәч авылын сайладым. Авыл халкы белән сөйләшкәннән соң, ТР мөселман Диния идарәсенең бүлек башлыгы Ильяс хәзрәт Җи­һан­шин, Татар Бө­тен­дөнья Конгрессы башкарма комитетының җитәкче урынбасары Ирек Илдус улы Шарипов белән киңәшләшкәннән соң, Әтнәгә кайтып район баш­лыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының рөхсәте белән мәчет төзү эшенә тотындык. Эш башланганын күреп авыл халкы да, хәтта чит кешеләр дә акчалата ярдәм итә башладылар. Бу ярдәм иткән кешеләр онытылмасын өчен, Казанда махсус китап эшләтеп алдым. Китап "Татарстан Әтнә районының Шәкәнәч авылына мәчет төзү гамәленә булышкан кан-кардәш мөселманнар һәм дуслар исемлеге" дип атала. Изге эштән читтә калмаган кешеләрнең исем-фамилияләре шу­шы китапка язылып бары­ла. Мәчет төзелешенә 800 меңнән 1 миллион­га якын акча кирәк бу­лыр, дип уйлыйм. Ха­лык ярдәме белән бер-ике елдан күтәреп бетерергә өметләнәбез.Төзү эшләрен төзүчеләр бригадасы башкарачак, мәчетнең өске ягы агач бурадан булачак. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Шәкәнәч авылында яшәүче Хисмәтуллина Светланага мөрәҗәгать итә алалар. Телефоны: 2-22-65" - менә шуннан артык сүз ала алмадык Олы Әтнә авылында үскән егеттән. Хәер, артыгы кирәк тә түгелдер, менә шушы тәвәккәл адымы да аның кемлеген әйтеп тора. Хыялы тормышка ашсын иде.

Ә эшләгән изгелекләре Илдар Сәфәргалиевка да, аның фикердәшлә­ре­нә дә мең өлеше белән кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев