Саклану беребезгә дә зыян итмәс
"Изгелек" үзәгендә полиция хезмәткәре Илшат Баязитов катнашында түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдән соң шундый нәтиҗәгә килдем.
Соңгы вакытта экстремизм, ваһһабистлар... кебек колакка ятышсыз сүзләрне еш ишетәбез. Янәшәсенә мөфтинең машинасы шартлау, үтерү, кулга алу да өстәлде. Әтнәбезгә бер көтү ОМОН хезмәткәрләре кайтып, Ары урманына ике тапкыр вертолет төшеп, кемнәрнедер эзләделәр, тапмадылар. Китапханәләрдәге, мәчетләрдәге китаплар тикшерелде - кабул итеп булмаслык хәлләр, әмма кире кагып та булмый. Кан кою өчен акыл кирәкми билгеле, тик без - акыллы халык. Шуңадыр да республикада әлеге төркемнәр теркәлмәгән бердәнбер район булып калганбыз. Тик... кеп-кечкенә районда үтерү, авыл яшьләренең берөзлексез сугышып торуларын инде инкарь итеп булмый. Һәр адымда хәвеф сагалап тора, чөнки Әтнә Казанга бик якын. "Иң куркытканы: Бәрәңге районында гына 300дән артык ваһһабист учетта тора..." - дип сөйли Илшат Габделнур улы. Халыкның өлкән катламы белән эшләүче оешма менә шулай бөтенесен уртага салып сөйләшүне кулай күрде. "Безнең оешмада гел хатын-кыз, сәясәтне дөрес аңлап та бетермибездер, шуңа чакырдык. Өлкәннәргә ничек аңлатыйк", - дип сорады оешма җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.
"Әлеге агымнар Чистай, Бөгелмә, Әлмәт, Норлатта... күзәтелә. Ваһһабизм - диннең безгә хас булмаган бер төре, ул иң элек Дагыстанда киң тарала, асылы, ОМОН хезмәткәрләре аңлатуынча, акча эшләүгә кайтып кала... Нәтиҗәдә имамнар үтерелә, мәчетләр яндырыла. Шундый күренеш хәзер Татарстанда күзәтелә", - ди полициянең Әтнә бүлеге башлыгы урынбасары Илшат Баязитов. 90нчы елларда Татарстанда мәчетләр бик күп салынды, күбесен Сөгуд Гәрабстаныннан килеп төзеделәр. "Мәчетне төзегәч, имамны үзебезнекен куябыз", дигән шарт белән төзелде алар. Ваһһабчылыкка да, экстремизм, терроризм нигезләренә дә өйрәтелгән бу белгечләр дигән фараз бар..." - Илшат аңлатканнарның бер өлеше бу, дингә кагылганы. Башка төрләре дә читтә калмады... Азмы-күпме барыбыз да таныш мондый тайпылышлар белән, Йәхвә тарафдарларын күрдек, рәхәт тормыш ясарга теләделәр. Уртак тырышлык белән алар да районыбыздан чыгарылдылар. Тотрыклы сәясәт булмаумы, илебездә барган кризислар нәтиҗәсе йогынтысымы, бер чиктән икенче чиккә тайпылулар ешая. Яшьләрнең төрле секталарга тартылуларына да иманның нык булмавы сәбәпче. Озын сүзнең кыскасы, аңлату кирәк, саклану кирәк, күк бар җирдә ук бар, дигән борынгылар. Өлкәннәргә генә кагылмый бу, бик тиз ышанучан халык без.Эксремистлар, ваһһабистлар янәшәсендә социаль мошенниклары да җитәрлек әле аның. Сотовый телефоннар аша акча күчерә күрмәгез, "Шевроле Круз" машинасы оттыгыз", дигәннәргә дә ышанмагыз, соңгы вакытта расчетный счетлары бар дип, 300 мең сумга кадәр акча күчерүчеләр дә булган, дип сөйләшәләр. Бушка берәү дә бирми. Ишекләрегезне дә теләсә-кемгә ачмагыз, өегезгә үзегез белмәгән сатучыларны да, чегәннәрне дә кертмәгез, балаларыгызга да аңлатыгыз... Саклану зыян итмәс.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2300
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6100
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9600
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13200
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика