Әтнә таңы

Законсыз эшмәкәрлек өчен җинаять җаваплылыгы

Марат Газизов, район прокуроры урынбасары беренче класслы юрист


Россия Федерациясе  Җинаятьләр Кодексының  171 маддәсендә законсыз эшмәкәрлек өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Законсыз эшкуарлык дип тиешенчә теркәлү узмаган хәлдә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру күздә тотыла. Ягъни, бу очракта юридик затлар өчен бердәм дәүләт реестрында һәм шәхси эшкуарлар өчен бердәм дәүләт реестрында  юридик яисә физик зат тарафыннан индивидуаль эшкуар статусы алу турында язма булмау күздә тотыла. Закон белән тыелган икътисадый эшчәнлек белән шөгыльләнү (әйтик, наркотик матдәләренең законсыз әйләнеше), граждан-хокукый характердагы бер-бер артлы килешүләр төзү (мәсәлән, подряд килешүе буенча вак-төяк эшләрдән алып җитештерү өлкәсенә кагылышлы) дәүләт теркәве таләп ителми. Хезмәт килешүе буенча бурычлар (репетиторлар, йорт хезмәткәре һ.б.) үтәү, адвокатлар коллегиясе әгъзалары, хосусый практика алып баручы нотариуслар эшчәнлеге эшмәкәрлек булып тормый. Законсыз эшмәкәрлек өчен җинаять җаваплылыгына тартуның мөһим шарты – гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян китерү яки кылына торган гамәл зур табыш алу белән бәйле булу. Зур  күләмдә дип  зыян, керем  ике миллион илле мең сумнан артык, ә аеруча зур күләмдә – тугыз миллион сумнан артык күләмдә булганда бәяләнә.

Әгәр дә эшмәкәрлек эшчәнлеген башкарудан теркәлмичә генә  салымнар түләмәү хисабына зыян барлыкка килсә, мондый эшчәнлек өчен җаваплылык Җинаятьләр кодексының 171 маддәсе буенча гына бәяләнә. Законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген башкарган чорда товар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатудан зат тарафыннан законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруга бәйле чыгымнарны тотып калмыйча гына кергән табышны да керем дип аңларга була.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: