Әтнә таңы

Зал елый, мин дә елыйм... – “Әтнә таңы“

"Зал елый, мин дә елыйм..." "Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,"Бибинур җырласын",- диләр. Сибгат Хәкимнең "Юксыну" җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, Мин дә елыйм... шул җырны әле дә тыныч кына тыңлый алмыйм", -дип, күз яшьләрен сөртә сугыш...

"Зал елый, мин дә елыйм..."

Реклама

"Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,"Бибинур җырласын",- диләр. Сибгат Хәкимнең "Юксыну" җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, Мин дә елыйм... шул җырны әле дә тыныч кына тыңлый алмыйм", -дип, күз яшьләрен сөртә сугыш инвалиды Фәйзи ага Галиев - Кайсы авыррак булды икән ул чакта: 17 яшемнән Бөек Ватан сугышына китеп төрлесен күрдем, Ржев яныннан үтәргә туры килде, сасы ис, чебен, кояш күренми, әрдәнәләп өелгән үлгән гәүдәләр, немецлар да шунда, безнекеләр дә, җыйнап өлгермәгәннәр. Мин 1 группа сугыш инвалиды, җилкәмдә немец кыйпылчыгы бар, гомер буе шуны өстерәп йөрергә туры килде. 18 яшемдә, 1944 елда сугыштан яраланып кайткач, колхоз белән идарә итәргә куйдылар. Икенче көнне иртә белән хатын-кызларның: "80 кеше ачтан шешенеп ята", дигәннәре әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Безнең "Искра" колхозына кергән авыллардан 858 кеше армиягә киткән, шуның 580нән артыгы үлгән. 3/2се бит бу! 600 тол хатын белән эшләдем мин. Ул хатын-кызлар кайлардан көч алды икән, Зарифа сугыш елларында тол калып, 8 баланы исән калдырды. Сугыш беткәч, без, ветераннарны, Мәскәүгә чакырдылар. Шунда Оборона министры: "Без җиңдек, бары авыл кешеләренең тырышлыгы белән",- диде. Ул чорда 82 процент халык авыл җирендә яшәгән, калганы гына шәһәрдә. Менә бүген монда килгән чордашларым, хатын-кызлар белән күрештем, җыерчыкланып, бирчәеп беткән куллар, менә шул куллар сугыш елларында нәрсәләр генә эшләмәделәр, ничәшәр сыер сауган, җир сөргән куллар ул, баш иям алар алдында... Ирләр кулын тотып карамаган кыз-әбиләр мәңгелеккә китеп бардылар, фаҗига бу! Балалар ятим калмасын, улларыбыз өйләнсен, кызларыбыз ирле булсыннар, бу афәтне башка күрмәсәк иде. Очрашуга махсус барлык медальләремне тагып килдем, кәстүм сыгылып тора - менә минем күргәннәрем, бу минем халкымның күргәннәре, минем авылдашларымның йокысыз көнне төнгә ялгап эшләүләре. Көндәлек язып бардым, авыл кешесенең кайчан сугышка киткәне, кайчан кайтканы, барысы да бар. Авыл үзәгенә сугышта вафат булганнарга һәйкәл куйдык, биек ул, урыны бик матур, кемнәр китеп кайтмаган анда барысы да бар, җаннары тыныч булсын. Яшь буын белергә тиеш үткәнен. Шул көндәлек буенча "Истәлекләр"- алтынчы китабымны язам... - 90 яшен быел тутыручы, Әтнәнең Түбән Шашы авылында гомер итүче аксакал Фәйзи ага Галиевның сөйләгәнен тыныч кына тыңлап булмый. Районыбыз үзәгендә "Ашыт" спорт комплексының актлар залында сәнгать мәктәбе, "Туган якны өйрәнү" музее, "Ак калфак"ның район оешмасы берлектә оештырган "Барысы да Җиңү өчен! Барысы да фронт өчен!" дип исемләнгән очрашуга килгән сугыш елы балалары Луиза апа Шәмсиева, Фоадия апа Зарипованың гына түгел, безнең күзләрдә дә яшь, башка вакытта бер урында тыныч утыра алмаган балалар тын да алмый тыңлап утыралар. Фәйзи ага күңелгә үтеп, җәлеп итә белә: "Мин сезнең кебек спектакль дә куеп йөрдем әле, "Галиябану"да Хәлилне уйнадым. Сугыш вакытында да тормыш дәвам итте. Ә менә сез тапшыра торган "ЕГЭ" белән килешмим. Тамгалап чыгалар да бетте, ә безнең заманда имтихан биргәндә билетың буенча җавап биргәч, укытучылар "капшап" карыйлар иде, янәсе калганын беләме... Беренче укытучым Әхмәдуллина Мәйсәрә апаны Югары Советта, Кремльдә утырганда да исемә алдым, Мәскәүдән аның янына Күлле Кимегә кайттым. Укытучылар биргән белемне вакытында алырга кирәк, соңыннан күп кирәк, тик соң була. 7 сыйныфны тәмамлагач, Әтнә урта мәктәбенә укырга гариза яздым. 150 сум акча туләргә кирәк иде. 75ен туләдем. Ярты ел укыгач, калганын түләмәсәң килмәссен, диделәр. Кайттым, әти авырта, әни аны карый. Шунда әти:" Ярар,улым, укымасан укымассың, синең югалмаслыгыңа ышанам, диде. Шулай итеп мин укыйсым килсә дә укый алмадым. Соңыннан Казанда, кыска курслар ясап, институт белемен биреп, агроном иттеләр", - дип, киңәшләрен дә бирде аксакал. Фәйзи агадан соң, Сибгат Хәким музее җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева авылдашы шагыйрьнең сугышта булуын сөйләп, шигырьләрен укыды. "Мин Сибгат абый белән 40 ел аралашып, серләшеп яшәдем. Сугыш башлануның икенче көнендә үк сугышка китә ул. Аның белән беррәттән башка язучылар, шагыйрьләр дә, сәнгать кешеләренең 90 проценты фронтка алына, Европаның төрле җирләрендә шуларның 31е ятып кала. Соңыннан аларга багышлап куп кенә шигырьләр яза шагыйр. Сибгат абыйлар гаиләсеннән 3 кеше сугышка китә, Сибгат абый үзе - Калинин фронтында, Гариф абыйсы -Ленинград, сеңелесе Хәдичә шәфкат туташы булып, Сталинград фронтында сугыша. Абыйсы әсирлеккә эләгә. Исән кайталар. Сибгат абый Курск дугасында катнаша, коточкыч сугыш була монда, дошман 50 дивизиясен кертә бу сугышка. Сибгат абый, сөйли торган иде: "60 самолеты очып килә, аларга каршы безнең 2 самолет күтәрелә, йөрәк әрни, мөмкинлек юк, солдатларда туган илне ярату шулкадәр көчле". Сибгат абый взвод командиры була, аның взводында 12 милләт кешесе сугыша. "Бомбага тоталар, бөтендөнья юкка чыкты дип уйлап торасың, әкрен-әкрен генә күтәрелә башлыйлар. Һәркөнне безнең землянкага песи килә, килә дә тырнаклары белән тырный-тырный землянкага кертүне сорый, кертәбез, нәкъ авылча өй мохите туа.Ә иртән ул яңадан чыгып китә. Гади сугышчыларның чын кеше икәнлеген мин сугышта да,тормышта да күреп ышандым, ди. Ул анда 7ай сугыша. Солдат гомерләре белән тыгызланган участок бу"- тыңларга да куркыныч. Ә бит бу чынбарлык. Фоадия апа Зарипова да берсен дә онытмаган, 70 ел үтсә дә, һәр көне истә. 1944 елда өч мәртәбә фронтка китәр өчен комиссия тора ул, "Сәламәтлеген әйбәт, тик сине фронтка алмыйбыз, сезнең үзегезнең эшегез "военный", дип кайтардылар. 120 нокталы коммутаторда 68 ел эшләдем. Сугыш вакытларында 7 кешедән торган агитбригадалар ике мәртәбә колхозчыларга хезмәт күрсәтә идек. Күрдек ачлыгын да, җәфасын да"- бер генә көне дә уйланмыйча узылмаган. Ә бу кичәдә йөрәккә җыйналган моң-хәсрәт барысы бергә чайпалып түгелде. Тик гомер заяга үтмәгән, оныклар үскән, залда утырган балаларның күзләре мөлдерәмә. Әби-бабайларның күз яшьләре алар күңеленә дә үтә. Буыннар бәйләнеше бар, ветераннарның чыгышына җавап итеп, 1 сыйныф укучысы Руфинә Мәрдәнова шигырь сөйләде. "Бабакаем, дим, бабаем, ник син бүген күңелсез? Җиңү көне бәйрәм, дисең, утырасың берсүзсез. Әй, балакай, син белмәгән илдә хәтәр хәлләр бар. Күпме еллар узды инде төзәлми шул яралар. Яу кырында ятып калган дус-ишләрне уйлыймын. Илләр тыныч булсын диеп, догалар да укыймын. Әйдә, бабам, синең янда тыныч кына утырыйм. Үлгәннәрне искә алып, мин дә догалар кылыйм". Кичә ахырында сәнгать мәктәбе директоры Алия Хәнәфиева укучылары арасында узган "Безгә сугыш кирәкми", "Бабаем хатирәләре" дип исемләнгән рәсем, язма бәйгеләренә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләде. Укучылар да очрашу истәлеге итеп, ветераннарга үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Чыгышлар концерт номерлары белән аралашып барды. Бик җылы, үзара сөйләшү рәвешендә барган бу очрашу - бер-береңне аңлау, бер-береңне зурлау кичәсе булды.

Язмам Әтнә районыннан сугышка киткән 6238 кешегә - олы хөрмәтем, ә яу кырында ятып калган 2108 кешегә һәм 2855 хәбәрсез югалганнарга - дога, сугыш чорында тылда эшләүчеләрнең барысына рәхмәтем булып ирешсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: