Әтнә таңы

Әтнәдә замана чире юк

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгында мәктәптә шул темага шактый тәрбия чаралары уза. Хәзер укучыларны интернеттан цифрлы мәгариф чыганаклары аша видеороликлар белән бик уңайлы. Сыйныф сәгатьләренең берсендә булган чыгышны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәсем килә. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы...

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгында мәктәптә шул темага шактый тәрбия чаралары уза. Хәзер укучыларны интернеттан цифрлы мәгариф чыганаклары аша видеороликлар белән бик уңайлы. Сыйныф сәгатьләренең берсендә булган чыгышны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәсем килә.

Реклама

Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әнисенә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелеккә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

Әгәр дә яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелсә, алар уйлый, кылган гамәлләренә бәя бирә белерләр иде.

Безгә наркомания ташкыны бәреп керү әфган сугышы чоры белән бәйле. Әлеге сугышта наркотиклар кулланучы солдатлар булуы да мәгълүм, ләкин аларның саны билгеле түгел. Аннан соң, барысын да әфган сугышына гына сылтарга кирәкми дә.

Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә агу. Организмга эләккәч, алар үзәк нерв системасына тәэсир итеп наркотик исереклелек халәтен китереп чыгара. Аны табиблар телендә эйфория диләр. Бу халәттә кеше чынбарлыктан тулысынча аерыла. Ул рәхәтлек, канәгатьләнү хисе кичерә. Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката; психоз, эпилепсия кебек каты авырулар, күңел болгану - наркоманның юлдаш-авырулары. Наркотик организмны җимерә, гомерне кыскарта. Күпчелек наркотик матдәләр мине сыегайта. Авыруларга каршы тору көче кими. Эчке әгъзалар бик тиз эштән чыга. Йөрәк гадәти авырлыкларны күтәрә алмый башлый. Наркомания - замана чире. Наркотик җанны үтерә, сәламәтлекне ала, иректән мәхрүм итә. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап - алардан кискен төстә баш тарту!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: