Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Замана әнисе - минеке кебек" - Әтнә кызы Азалия әнисе турында

Минем әни яшь, матур, күзләре һәрчак көләч. Шундый күңелле була, Ул өйгә кайтып кергәч. Борчымыйм әниемне мин, елмайсын, һәрчак көлсен! Замана әнисе икәнен бөтен дусларым күрсен! Фотога төшкән идек без әниләр бәйрәмендә. Урын алсын фотобыз газета битләрендә! Мифтахова Азалия, 7 яшь, Олы ​Әтнә Әтнәләр, "ЗАМАНА ӘНИСЕ - МИНЕКЕ КЕБЕК..." Минем...

Минем әни яшь, матур,

күзләре һәрчак көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Борчымыйм әниемне мин,

елмайсын, һәрчак көлсен!

Замана әнисе икәнен

бөтен дусларым күрсен!

Фотога төшкән идек без

әниләр бәйрәмендә.

Урын алсын фотобыз

газета битләрендә!

Мифтахова Азалия, 7 яшь, Олы Әтнә

Әтнәләр, "ЗАМАНА ӘНИСЕ - МИНЕКЕ КЕБЕК..."

Минем әни бик сөйкемле,

Һәм дә бик тәмле телле.

Һәрвакытта хөрмәт итә,

Олыны һәм кечене.

Мин әнине яратам,

Әни мине ярата.

Озын гомер, сәламәтлек,

Бәхетләр телим аңа.

Көз аенда тугангамы,

Ул бик ярата көзне.

Бәйрәм белән котлыйм бүген

Әниемне һәм сезне!

Айниз Каюмов

Әтнә районы, Ары авылы.

"Замана әнисе - минеке кебек..."
Әниләр көне якынлаша, хөрмәтле укучыларыбыз. Менә шул дата уңаеннан, сезнең зирәклегегез, тапкырлыгыгызны истә тотып яңа бәйге игълан итәбез. "Замана әнисе - минеке кебек..." - бәйгегә әниегез турында кыскача гына язылган аңлатма белән фоторәсемнәр көтәбез. Аптырап калмас өчен искәрмә: бүгенге әниләр, ничә яшьтә булмасын машина да йөртә, бәйли-тегә, чигә, алып сата, пешереп сата...һәм үз-үзен карый, алар яшь-чибәр...
Нәтиҗәне 25 ноябрьдә бергәләп ясарбыз. Социаль челтәргә дә, газетага да яза аласыз. Сездән хәбәрләр-хатлар көтәбез. Уңышлар телибез!

Ике кешенең әнисе генә заман таләпләренә җавап бирә икән дигән авыр тойгы белән, "Замана әнисе - минеке кебек" конкурсын йомгаклыйбыз. Олы Әтнәдән Азалия Мифтаховага һәм Арыдан Айниз Каюмовка истәлек бүләкләре тапшырырга булдык. Әниләр, үз җаегыз белән кереп, бүләкләрне алып чыгыгыз.

Барлык әниләрне дә зур бәйрәм белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев