“ЗАМАНЧА БИНА ОЗАК ХЕЗМӘТ ИТСЕН”
Тәкъбир тавышы астында Югары Сәрдә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар. - Бәйрәм бүген! - Шатлык-куанычның иге-чиге юк. - Советлар Союзы җимерелгәннән соң, безнең авылда беренче зур төзелеш бу. Мәчет янәшәсендә төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылышын авыл халкы әнә шулай куанып каршы алды. Шунда ук төзелеш тарихы белән таныштыручылар да табылды. -...
Тәкъбир тавышы астында Югары Сәрдә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар.
- Бәйрәм бүген!
- Шатлык-куанычның иге-чиге юк.
- Советлар Союзы җимерелгәннән соң, безнең авылда беренче зур төзелеш бу.
Мәчет янәшәсендә төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылышын авыл халкы әнә шулай куанып каршы алды. Шунда ук төзелеш тарихы белән таныштыручылар да табылды.
- Стеналарын тиз өйделәр. Эчке эшләре генә озаккарак сузылды. Ә территорияне үзебезнең егетләр матурлады. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов, авылдашлар Айрат Гыйльманов һәм мәктәп укучылары профнастилдан койма тоттылар. Җирне тигезләп, чәчәкләр дә утырттылар. Эчтәге уңайлыкларны күреп, искитәрлек. Нәкъ шәһәрдәгечә. Электр энергиясе белән җылытыла. Бүлмәләре якты, иркен...
Авыл җирлеге башлыгы исә:
- "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, аның җитәкчесе Әнәс Хәкимовка зур рәхмәт. Материаллар белән булышты. Скважина да, канализация дә казытты, - диде.
Тантанага килгән район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов авыл халкын район башлыгы исеменнән котлады.
- Бик матур, бөтен уңайлыклары да бар. Шулай да бирегә еш килергә язмасын. Сокланып карап, яныннан гына узып китәргә тырышыгыз, - дип шаяртып та алды.
Моңа каршы Әтнә үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов:
- Шулай да якын көннәрдә үк килүчеләр булыр, мөгаен. "Диспансерлаштыру" программасы буенча, кайберәүләрне шушы фельдшер-акушерлык пунктына чакыртып карарга туры килер, - диде.
Фикерләре уртак. Шундый матур бина бүләк иткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, аны Югары Сәрдәдә төзеткән район башлыгы Габделәхәт Хәкимовка рәхмәт җиткерделәр.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачканда авылның дин тотучылары бер сафка тезелеп, тәкъбир әйттеләр. Авыл мулласы яңа бина ачылуга үзенең хәер-фатихасын бирде. Фельдшер-акушерлык пунктының мәчет янәшәсендә калкып чыгуы да символик мәгънәгә ия. Мәчет картлары беравыздан:
- Заманча бина халыкка озак хезмәт итсен. Биредә тикшеренеп, дәва алып, шифа-сихәтләргә ирешергә язсын, - дигән теләкләр җиткерделәр.
Монда эшләячәк фельдшер мәсьәләсен дә хәл иттеләр. Элеккесе эштән киткәч, бу вазифа вакантлыга әйләнгән иде. Баш табиб әйтүенчә, үз авылларыннан булган яшь кадрны укытып кайтару мөмкинлеге бар икән. Югары Сәрдә халкы өчен монысы өстәмә куаныч булды. Кызганычка каршы, бик озак уйлашсалар да, андый кешене таба алмадылар. Әлегә ерактан балкып торучы "медицина йорты"нда Яңа Җөлбидән Ләлә Хәйруллина эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.6100
-
18 апрель 2021 - 15:20Әтнәләр "Созвездие" фестивалендә Бүген Казан шәһәрендә "Созвездие йолдызлык" фестивале .5500
-
18 апрель 2021 - 14:25Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.6700
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.11500
-
18 апрель 2021 - 12:20Көрәш бәйгесе булып узды " Ашыт " спорткомплексында Спартакиада кысаларында укучылар арасында көрәш бәйгесе булып узды.9100
-
18 апрель 2021 - 11:06Районда санитар - икеайлык дәвам итә Санитар - икеайлыкка музей хезмәткәрләре дә кушылдылар.5400
-
18 апрель 2021 - 10:04Бәрәскәдә өстәл теннисы ярышы булып узды Түбәг Бәрәскә мәдәният йортында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды.7000
-
18 апрель 2021 - 09:00Азалияне котлыйбыз! Азалия Мифтахова 13 яшькә кадәрге кызлар арасында Россиядә 3 урын яулады.7900
-
17 апрель 2021 - 18:15Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды8800
-
17 апрель 2021 - 17:31Табиб сезонлы аллергиядән саклану ысуллары турында әйтте Агачларның серкә очыруы белән бәйле рәвештә, Россиядә аллергиядән интегүчеләр саны арта.8300
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.17000
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.20300
-
15 апрель 2021 - 11:00Әтнәдә язгы кыр эшләре старт алдыЛенин исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре старт алды.33001
-
16 апрель 2021 - 15:10Мәдәният хезмәткәрләре бер минутта тик тормыйлар Санитар - икеайлык дәвам итә.17900
-
16 апрель 2021 - 10:00“Без һәрвакыт ярдәмгә әзер” Дәүләт Мәшгульлек үзәге шушы көннәрдә үзенең оешуына 30 ел тулуны билгеләп уза.17500
-
16 апрель 2021 - 09:03“Иртәгәге көн белән яшик!” “Ашыт”тагы актлар залында районда булып узган террорчылыкка каршы комиссия эшен йомгаклау узды.16600
-
16 апрель 2021 - 18:10Җиңүне Күәм урта мәктәбе командасы яулады 16 апрель көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен чираттагы интеллектуаль уен – Эрудит клуб интеллектуаль бәйгесе үткәрелде.16000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика