Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Замирә Рәҗәпова сөйгәне Максим белән никах укытты - "Әтнә таңы"

14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан. Анысы да очраклы килеп чыккан. Бәхетле пар никахны өйдә иң якын кешеләре белән үткәргән. Алар арасында танылган артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка туганнары, дуслары булган. Кияү - Казаннан, Максим...

14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан. Анысы да очраклы килеп чыккан.

Бәхетле пар никахны өйдә иң якын кешеләре белән үткәргән. Алар арасында танылган артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка туганнары, дуслары булган. Кияү - Казаннан, Максим исемле татар егете. Һөнәре буенча музыкант. Замирә аның белән җырчы Филүс Каһировның төркемендә эшләгәндә танышкан. "Аллага шөкер, Максим улым Аяз белән дә бик дус. Ул аны хоккейга да йөртә. Тату булганнарына сөенәм", - ди ул. Замирә туй булмый, язылышып кына алабыз, безнең өчен никах уздыру мөһимрәк, диде.

Замирә Рәҗәпованың киңкырлы талант иясе булуын күпләр белә. Ул ТР Халыклар дуслыгы йортында режиссер булып эшли. Моннан тыш, күңелле итеп мәҗлесләр алып бара һәм артистларга клиплар төшерә. Соңгысы белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган, дип яза


Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X