Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салымда - ташлама

Редакциягә шалтыратуларга караганда, бик күпләрне борчый икән бу сорау.

Әлеге сорауга "Ватаным Татарстан" газетасында (№171, 18.11.2016) дөнья күргән шул исемдәге мәкалә җавап бирә. Бу очракта мәкаләнең шушы проблемага кагылышлы өлешен генә язу дөрес булыр.

"Кешенең хәле авыр икән, кайберәүләр өчен салым түләүдә ташламалар да кертеп була. Бу хакта карарны җирлек үзе кабул итә икән. 1 һәм 2 төркем инвалидлар; Бөек Ватан сугышы һәм сугыш ветераннары; Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләрендә ирләрен югалтучылар; тыл хезмәтчәннәре; аз керемле һәм күп балалы гаиләләр; көндезге бүлек студентлары; армия сафларында хезмәт итүче солдатларга ташлама ясарга мөмкиннәр. Әмма ташламалы кешеләр саны халыкның 30 процентыннан армаска тиеш икән.

Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстанда үзара салым түләүне кертүдән баш тарткан кешеләргә административ чаралар куллану мөмкинлеге дә карала. Россиянең кайбер төбәкләрендә (шул исәптән: Ингушетия, Коми, Мари Иле, Хакасия республикаларында, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Псков, Сахалин, Тверь, Орел, Чиләбе өлкәләрендә һәм Красноярск краенда) референдум карарларын үтәмәүчеләрне акчалата җәзаларга тарта башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев