Әтнә таңы

Зарлансак та урынлы

Әрнү "Бар да тигез җәннәттә", дигәннәр элеккеләр. Аллага шөкер, авыл башына кадәр асфальт юллы булдык. Клубка кадәр килгән булса шәп булган булыр иде дә, "проектка" кертә алмаганнардыр инде. Укучы балаларга авыл башына ягъни Киме очына кадәр 3 километр араны җәяү килергә кирәк, яңгыры, бураны, бик салкын көннәре дә бар бит...

Әрнү

"Бар да тигез җәннәттә", дигәннәр элеккеләр. Аллага шөкер, авыл башына кадәр асфальт юллы булдык. Клубка кадәр килгән булса шәп булган булыр иде дә, "проектка" кертә алмаганнардыр инде.

Укучы балаларга авыл башына ягъни Киме очына кадәр 3 километр араны җәяү килергә кирәк, яңгыры, бураны, бик салкын көннәре дә бар бит табигатьнең. Көннәрнең иң кыска вакытлары килеп җитте хәзер. Караңгыда автобус тукталышына кадәр абына-сөртенә баралар. "Нәрсә уйлап үсә икән бу мескен балалар, "Туган илгә мәхәббәт" уятып үстерик балаларны ", дигән девиз да бар бит әле. Зөләйхадан Сабирҗан абзый йортына кадәр километр гына булса әле бу ара. Ярый ла хуҗасыз усал этләр очрамаса. Авылыбыз уртасында бик матур "Сәламәтлек йорты" төзелде, урамыбызга ямь өстәп тора. Әмма шундагы баганага бер лампочка да элсәләр тагын да балкыр иде бу йорт. Караңгыда фельдшер кызыбызга да бик кыен авыру-сызлауларга барырга, фермада эшләүчеләргә дә караңгыда бик кыен йөрүе. "Җитәкчеләрнең, миһербаннары килеп, караңгы урамнарга лампочкалар эләрләр, буранлы вакытларда Киме очы урамына бульдозерлы трактор белән карны этәрләр" дигән өметтә кала әти-әниләр.

Реклама

Рамил ҖӘЛӘЕВ,

Ары авылы

Редакциядән: Равил абый! Сезнең хатыгызга Киме авыл җирлеге башлыгы Марат абый Хәкимуллин ачыклык кертте. Сез яшәгән урамга, сезнең йортка кадәр быел таш җәелеп бетәчәк. "Халык та акча җыйды, бергәләп башкарабыз бу эшне. Урамнардагы баганаларда утлар бар, караңгы булырга тиеш түгел. Кыш көне кардан чистартып тораәбыз. Бу эшне хуҗалыкның "К- 700" тракторы башкара. Ә урам эченә бульдозерлы трактор гына керә ала. Анысын төзекләндерергә җибәрдек. Кайткач, Арыларның үзләренә бирәбез. Ул трактор Ары урамын гына чистартып торачак, проблема булырга тиеш түгел",- диҗитәкче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: