Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Затлы районга затлы кеше килде”

Әтнә район советы сессиясе эшендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашты. Бу уңайдан район советы депутаты Марат Хәбибуллин әнә шулай диде.

Сессиядә район советы депутатларыннан тыш, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар, интеллигенция вәкилләре катнашты. Сессия үз эшен 2013 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышлады, 2014 елга бурычлар кабул итте.

Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов үз чыгышында:

- Әтнә - терлекчелек районы, сөтчелек төбәге. Һәм без бу эшне яратып башкарабыз, - дип ассызыклады.

Моны саннар белән дәлилләде. Әйтик, республикада районның җир өлеше - 1,4 процент, савым сыерлары буенча - 2,8 процент булса, саткан сөт күләме 4,3 проценттан артык. Райондагы тулай керемнең 67 проценттан артыгы сөт сатудан булуын да билгеләде. Дәүләт Советы рәисе дә:

- Саннарны игътибар белән тыңладым. Саф татар районы республика авыл хуҗалыгының күп өлкәсендә алда бара икән, бу бик куанычлы хәл, - дип, соклануын белдерде.

Район башлыгы әйтмешли, шөкер, республика җитәкчеләре алдында яхшы атыбыз бар. 20 миллион сумнан артыкка авыл хуҗалыгы техникалары алган хуҗалыкларыбыз бар. Күбесендә яңача тәрбия шартларына корылган заманча терлек тораклары төзелә. Хәер, газетаны даими укып баручылар болары белән таныш. Тагын бер күркәм күрсәткечебез: хезмәт хакының үсүе буенча да без - республикада беренче! Республика һәм Федераль үзәкнең махсус программалары Әтнә җирендә уңышлы эшли икән, бу да уртак уңышыбыз. Саный китсәң, мәгариф, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәләрендә дә уңышларыбыз шактый!

"Ленин" нәселле терлек заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илгиз Хәйруллинның чыгышы үзенчәлекле яңгырады. Әтнә өчен генә түгел, бөтен республика өчен төп проблемаларның берсенә әйләнеп баручы темага тукталды. Аның:

- Укытучының хезмәтен төрле вузларга укырга кергән укучылары саны аша бәялибез. Ә бит бу авылда яшәүче халык саны кими дигән сүз, - диюенә каршы республика парламенты җитәкчесе:

- Аларның укып авылга кайтуына ирешергә кирәк, - диде.

Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиәхмәтов 5 авылны берләштерүче советның уңышлары белән таныштырды. Җирлек районда авыл хуҗалыгы кредитларын иң күп алучылар исемлегендә икән.

Кабат Марат Хәбибуллин чыгышына әйләнеп кайтыйк. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт театры артисты буларак, Фәрит Мәхәммәтшинны театрның 95 еллык юбилеена чакырды.

Олы кунак исә:

- Әтнәгә куанып килдем. Ашыгып килдем, - дип куандырды. - Авылда тел дә, традицияләр дә саклана. Саф татар районының шундый зур дәрәҗәгә ирешеп, алдынгы булуы - зур дәрәҗә...

Шунда ук агымдагы елның да авыл халкы өчен бик җиңел булмаслыгын ассызыклады. Сүз уңаеннан, алдагы елларның зур һәм кече сайлаулар еллары булачагын да билгеләде. Әлбәттә, республика халкын пошаманга салган динара конфликтларны һәм алар өчен бернинди нигез булмавын да телгә алды.

Соңыннан, "Ленин" хуҗалыгы инженеры Таһир Садриевне "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме белән котлады. "Шахтер" хуҗалыгы савымчысы Гөлнар Хисамиева, "Тукай" тракторчысы Таһир Шәйхетдинов, Иске Өҗем урта мәктәбе укытучысы Миләүшә Хафизова, Олы Әтнә урта мәктәбе директоры урынбасары Фәрдия Исмәгыйлевага Татарстан Президентының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең "Рәхмәт"ләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев