Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үзебезнең акча булуын мин дә телим”–“Әтнә таңы”

Сораштыру "Үзебезнең акча булуын мин дә телим" Твоя-россия.рф сайтында Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды. Бәйгедә тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә уза. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. Менә шул этабка аяк бастык, райондашлар....

Сораштыру

"Үзебезнең акча булуын мин дә телим"

Твоя-россия.рф сайтында Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды. Бәйгедә тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә уза. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. Менә шул этабка аяк бастык, райондашлар. Кайсыгыз ничек уйлый, кемдә нинди фикерләр бар? Безгә языгыз, ә без үз чиратыбызда сораштыруны башлап, берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Сүрия МИНГАТИНА

Райлә Гыйниятова, эшмәкәр:

- Татарстанның өч объекты рәсеме акчада була дигән хәбәрне ишеткәннән бирле кызыксынып күзәтәм. Акча акча инде анысы, көн дә акча саныйбыз, әмма шул акчада үзебезнең университет, мәчет, Кремль рәсемнәре булса начармыни, киресенчә горурланырлык күренеш. Аннан соң илкүләм әһәмияте дә бар, безне беләләр, безнең белән санлашалар, дигән сүз дә әле бу. Сайтка кереп тавыш бирдек. Үзем генә түгел, улым Альберт та берничә мәртәбә тавыш бирде. Без бит патриотлар, мин бик телим үзебезнең өч силволның акчада сурәте булуын, башкалар да шулайдыр дип уйлыйм.

Альбина Төхфәтуллина, тәрбияче:

- Твоя-россия.рф сайтында тавыш бирдем. Хезмәттәшләрем дә, дусларым да, өйдәгеләр дә "Тавыш бирдек", диделәр. Этапларның ничек барганын кызыксынып күзәтәбез һәм бик үзебезнең символлар төшкән акчаны алып тотасыбыз килә. Күрербез, дип тә ышанам. Нигез дә бар, 5 мең тавышны беренче булып без җыйдык бит.

Земфира апа Борһанова, укытучы-пенсионер:

- Дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар без, телевизор тыңлап, газеталар укырга тырышабыз. Татарстанның өч символы 200 сумлыкларга керер дип уйлыйм, чөнки Татарстан халкы бик бердәм. Акча нинди сурәттә булса да ярый инде ул, үзебезнең Татарстан символлары дә керсен. Үз кыйммәтендә була инде ул, карарга матуррак булыр. Коллекция җыючыларга да Татарстан акчасы комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев