Әтнә таңы

Үзебезнең җитәкчеләр белән очраштык

10 сентябрь көнне "Әтнә таңы" газетасында республиканың "ТАТМЕДИА" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтов һәм "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Ринат улы Бикмөхәммәтов белән очрашу булды. Эшлекле сөйләшүдә район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов та катнашты. Җитәкчеләребез белән районның, редакциянең яшәеше, журналистларның...

10 сентябрь көнне "Әтнә таңы" газетасында республиканың "ТАТМЕДИА" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтов һәм "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Ринат улы Бикмөхәммәтов белән очрашу булды. Эшлекле сөйләшүдә район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов та катнашты.

Реклама

Җитәкчеләребез белән районның, редакциянең яшәеше, журналистларның хезмәт хакы, гомумән газетабызның бүгенге хәле хакында сөйләштек. Беррәттән үзгәрешләр, реклама хезмәте, сайт эшчәнлегенә дә тукталдык. Коллективның эшен уңай бәяләп, Ирек Җәүдәт улы киләчәккә үзенең төпле киңәшләрен дә әйтте. Ә Рөстәм Ринат улы безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: