Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзем күрдем! Гаҗәпкә калдым...

Шушы көннәрдә Казанда халык казанышлары күргәзмәсендә - ВДНХ да булып кайттым. Өч көн дәвамында монда бик зур авыл хужалыгы күргәзмәсе булды. Моның нинди зур чара икәнен язып тормыйм, республиканың бар җитәкчесе шунда иде. Сөт ризыкларын ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка тәкъдим итү булды. Безнең Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та, хуҗалык...

Шушы көннәрдә Казанда халык казанышлары күргәзмәсендә - ВДНХ да булып кайттым.

Өч көн дәвамында монда бик зур авыл хужалыгы күргәзмәсе булды. Моның нинди зур чара икәнен язып тормыйм, республиканың бар җитәкчесе шунда иде. Сөт ризыкларын ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка тәкъдим итү булды. Безнең Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та, хуҗалык җитәкчеләребез дә бар иде алар арасында.

Бар да кызыксына, карыйлар, өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Безгә дә шул күргәзмәгә чакыру бар иде. Дөресрәге, сөт комбинаты чакыруы буенча, аларга ярдәм итәргә бардым, үз күзләрем белән күреп кайтасым да килде. Искиткеч анда, ишеткәнем бар иде, моңа кадәр барганым булмады, тик бу дәрәҗәдәдер дип уйлый да алмадым. Шаккатып кайттым, эшләсәк әллә ниләр уйлап табарга сәләтле халык икән без. Минтимер Шәймиев юкка гына "Без булдырабыз!" дип әйтмәгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, гомумән, без барыбыз да чынлап та булдырабыз икән! Күңел биреп эшләргә генә кирәк. Сөбханалла. Барып карарга тырышыгыз сез дә.

Зөлфия Шакирова,

Кышлау мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев