Әтнә таңы

Үзенчәлекле гомер юлы

Узган гомерләрне еш кына аккан суларга тиңлибез. Ә бит һәркемнең гомер юлы үзенчәлек­ле эз калдыра. Әле кайчан гына кебек, Казанның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Габделнур Габдрахман улы Баязитов Әтнәнең Ту­кай исемендәге авыл ху­­җалыгы техникумына эш­­кә кайта. Ул техникум ачыл­ган көннән башлап (1966 елдан) бүгенге көнгә кадәр үзенең тормыш юлын, бар...

Узган гомерләрне еш кына аккан суларга тиңлибез. Ә бит һәркемнең гомер юлы үзенчәлек­ле эз калдыра.

Реклама

Әле кайчан гына кебек, Казанның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Габделнур Габдрахман улы Баязитов Әтнәнең Ту­кай исемендәге авыл ху­­җалыгы техникумына эш­­кә кайта. Ул техникум ачыл­ган көннән башлап (1966 елдан) бүгенге көнгә кадәр үзенең тормыш юлын, бар көчен һәм сә­ләтен авыл хуҗалыгы бел­гечләрен укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Хезмәтенең беренче көн­нәреннән үк ул белем­ле, ярдәмчел, иҗади эш­ләүче белгеч буларак сту­дентларның, ата-апалар­ның, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый. Җә­­мәгать эшләрендә ак­­тив катнашучы буларак, ул авыл халкына да якыннан таныш һәм хөр­­мәткә ия була. Техни­кум­да ул 1967нче елдан производствога өйрәтү буенча директор урынбасары вазыйфасын баш­кара. 1985нче ел­дан укытучы, 1987нче ел­дан производствога өй­рәтү буенча укытучы, 1989нче елдан тәрбия эш­ләре буенча директор урын­басары була. 1994нче елда авыл ху­җа­лыгы техникумнары ара­сында "Техник иҗат" бәй­гесендә I урын яу­лый. Аңа шулай ук укыту эш­ләре буенча директор урын­басары вазыйфасын да башкарырга туры килә. Ә 1995нче елдан ул ин­де укытучы, хезмәт ве­тераны буларак эшен дә­вам итә. Габделнур Габдрахман улы нинди генә вазыйфаны баш­карса да, үзен үтә дә җа­ваплы, киң эрудицияле, зур тәҗрибәле белгеч итеп таныта. Тырыш, на­муслы, беркайчан да ке­шегә каты бәрелмәс, эш дәртен сүндермәс - әнә шул сыйфатлары өчен аны бар да ярата. Ул фидакарь хезмәте өчен 1984нче елда "За отличные успехи в сред­нем специальном об­ра­зовании" значогы белән бү­ләкләнә. 1977нче ел­ның февралендә аңа СССРның "Отличник со­циалистического об­ра­зования сельского хо­зяй­ст­ва" исеме бирелә. Аның юга­ры дәрәҗәләргә һәм уңышларга ирешүендә, әл­бәттә, шушы ук кол­лек­тивның абруйлы әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Габделнур абыйның тормыш иптәше Клара Шәймулловнаның да роле гаять зур. Алар күп­ләргә үрнәк булырдай гаилә корып, ике ир бала үстерделәр. Кайчан ка­рама, бу гаиләдә тыныч ат­мосфера, ягымлы та­выш, бер-берен күз ка­ра­шыннан аңлау, төпле фи­кер йөртү, гадилек хө­кем сөрә. Тормыш йө­ген бергә алып бару, ба­лаларга үрнәк әти-әни булу, туганнарга, күр­шеләргә, дусларга ке­ше­лекле һәм ярдәмчел бу­лу - гаиләнең төп сый­фатлары. Ике балалары, Ил­нур белән Илшат, үсеп җитеп югары бе­лемгә ия булдылар, үз хезмәтләрен намус бе­лән башкаралар. Икесе дә гаиләле, балалар үс­терәләр. Акыллы, сә­ләтле, кешелекле бу­ла­рак тирән ихтирамга ла­ек­­лар.

Хәзерге көндә Габ­делнур абый белән Кла­ра апа лаеклы ялда. Алар­ның икесенә 86 ел стаж­лары бар. Габделнур абый - 48 ел, Клара апа 38 ел гомерләрен шу­шы бер коллективта яшь буынны тәрбияләү һәм укыту эшенә ба­гыш­ладылар. Хез­мәт­лә­ренең җитдилеген тоеп, бер-берсен аңлап, аны намус белән баш­­кардылар. Габделнур абый белән Клара апа бү­ген­ге көндә дә үз­лә­ре­нең чыгарылыш уку­чы­ла­ры­ның ихтирамын тоеп, рәх­мәтләрен ише­теп яши­ләр. Телефон аша яки өйләренә килеп хәл­лә­рен белеп китәләр, туган көннәрен дә искә алалар, аларга иң изге те­ләкләр юллыйлар.

Вакыт дигәнең сиз­ел­мичә дә узып китә. Көзнең икенче аенда, Габделнур Габдрахман улының олуг юбилее - 75 яшь тә тула. Бәхетле картлык булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: