Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәңгәр күзле улым

Әти белән әнине иң куркытканы шул булды: балалар тугач, килен аларны ничек тәрбияләр икән? Дини тәрбия күбрәк әни кешедән килә бит, үз ягына тартмасмы, нәсел дәвамчылары Ислам динен куәтләүчеләр була алырмы? Сораулар, сораулар... Зөфәр аларның көтеп алган бердәнбер уллары. Касыйм хәзрәт улының зәңгәр күзләреннән күзен алмый гына: "Зөфәр булсын", -...

Әти белән әнине иң куркытканы шул булды: балалар тугач, килен аларны ничек тәрбияләр икән? Дини тәрбия күбрәк әни кешедән килә бит, үз ягына тартмасмы, нәсел дәвамчылары Ислам динен куәтләүчеләр була алырмы? Сораулар, сораулар...

Зөфәр аларның көтеп алган бердәнбер уллары. Касыйм хәзрәт улының зәңгәр күзләреннән күзен алмый гына: "Зөфәр булсын", - диде. Әлфиясенә дә ошады бу исем. Томырылып караучы бу зәңгәр күзле малайны күргән кеше курчакка ошатты. Кыяфәте генә түгел, тәртибе дә матур булсын дип тырышты әти-әнисе.

Зөфәр мәктәптә дә яхшы укыды, гаиләсе янына басып намазын да вакытында үтәде. Урта мәктәпне тәмамлагач, әтисе ярдәме белән чит илгә дини белем алуын дәвам итәргә кузгалды.
Күрше-тирәдә күпме балалар тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. "Әти-әни ни карый микән? Ничек балаларны шул рәвешле кулдан ычкындырып була?" Касыйм хәзрәт тормыш иптәше белән бу турыда еш сүз куерта иде. Ә язмыш үз җавабын соңрак әйтте.

5-6 елдан Зөфәр укуын тәмамлап туган якларына кайтты. Инде бу вакытта аңа Коръәнхафиз дәрәҗәсенә күтәрелергә дә күп калмаган иде. Белгән кешеләр зур өметләр багъладылар егеткә. Тик озакламый Людмила исемле марҗа кызы белән очрашып йөрүе билгеле булды егетнең. Яшьләр озакка сузмады, кавышты һәм кыз ягына китеп барды. Әти белән әнине иң куркытканы шул булды: балалар тугач килен аларны ничек тәрбияләр икән? Дини тәрбия күбрәк әни кешедән килә бит, үз ягына тартмасмы, нәсел дәвамчылары Ислам динен куәтләүчеләр була алырмы? Сораулар, сораулар... Бу сораулар күпме җаннарны тынычсыз итә, йокыны качыра, дөнья гаме...

Энҗе НОГМАНОВА

тулысы белән укыр өчен чыганак: http://intertat.tatar/ijat/z-g-r-k-zle-ulym/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев