Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Үзгәреш җиле" гала-концертлары 2017 елда яз көне үтәчәк

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды. Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт...

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды.

Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уңыш белән үткән "Үзгәреш җиле" фестивале 2 мең чамасы тамашачы җыйды.

Фестиваль оештыру идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан булды. Бөтен Россиядән йөзләрчә иҗатчы арасыннан 24 кеше сайлап алынды. Артистлар танылган 29 татар композициясен башкарды, ләкин заманча аранжировкада. Әлеге проектны продюсерлар, музыкантлар, режиссерлар, сәхнәгә куючылардан торган җирле һәм Россия иҗатчылары гамәлгә ашырды. Сәхнәне бизәү белән театр һәм концерт рәссамы Виктор Герасименко шөгыльләнде. Декорацияләр өчен эскизлар эшләүгә бер ел вакыт узды. Сәхнә уртасында татар мәдәнияте символы булган лалә рәвешендәге катлаулы конструкция-трансформер урнаштырылды.

"Үзгәреш җиле" республикада һәм аннан читтә татар эстрадасы иминджын яхшыртырга тиеш дип каралды. Бу хакта фестивальгәsntat.ru өчен махсус язган рецензиясендә тәнкыйтьче Илдар Харисов та белдерә.

"Җырчыларның тавышларына, аерым композиторларның сәләтләренә сокланырга була, ләкин дөнья дәрәҗәсендә өлге итеп алырлык тоташ продуктны хәзерле заман татар эстрадасында көндез чыра яндырып эзләргә кирәк. Татар эстрадасы өчен җаваплылык тойганнарның теләге шуңа күрә аңлашыла да, беренчедән, шундый продукт булдыруга этәргеч бирү, икенчедән, заман белән бергә атларлык татар популяр музыкасы үсеше өчен нигез булдыру", - дип яза Илдар Харисов.

Шулай ук рецензия авторы билгеләп үткәнчә, "Үзгәреш җиле" аранжировкага һәм җыр башкаруга гына түгел, тоташ аудио-музыкаль номер, шулай ук андый номерлардан торган һәм барлык нечкәлекләре исәпкә алынган шоу булдыруга да югары планка куйды.

Сүз уңаенда әйтик, "Үзгәреш җиле" фестивале язмаларын " Грэмми" премияләре иясе Рой Хэндриксон бергә җыеп туплаячак.

Казаннан соң "Үзгәреш җиле" Мәскәүдә куела. Трансляция өчен концерт "ТНВ" телеканалына HD рәвешендә тапшырыла. Аны телеэкраннардан Яңа ел алдыннан карап булачак.

http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев