Әтнә таңы

Үзгәрешләр кертелде

Июль аенда алкоголь продукциясе җитештерү һәм әлеге эшчәнлекне контрольдә тоту буенча законга үзгәрешләр кертелде. Әлеге уңайдан, Росалкогольинспекциясенең Арча ТБ әйдәп баручы белгече Рәйсә Хөснетдинова аңлатма бирде: - Агымдагы елның 29 июлендә гамәлгә кергән 278-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, бердәм салым түләп яки патентка сыра сатучы шәхси эшмәкәрләр онлайн-касса техникасы куллануга...

Реклама

Июль аенда алкоголь продукциясе җитештерү һәм әлеге эшчәнлекне контрольдә тоту буенча законга үзгәрешләр кертелде.
Әлеге уңайдан, Росалкогольинспекциясенең Арча ТБ әйдәп баручы белгече Рәйсә Хөснетдинова аңлатма бирде:
- Агымдагы елның 29 июлендә гамәлгә кергән 278-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, бердәм салым түләп яки патентка сыра сатучы шәхси эшмәкәрләр онлайн-касса техникасы куллануга бер ел кичектерү ала. Шулай ук үзгәрешләр нигезендә, интернетта һәм матбугат чараларында алкоголь продукциясе сату турында белдерү бирүчеләрне штраф көтә: 31 июльдән юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр салынырга мөмкин. Әлеге кагыйдәләр дистанцион юл белән этил спирты сатучыларга да кагыла. Бу - законсыз рәвештә алкоголь сатучылар өчен административ җәзаны да катгыйландыра: физик затларга штраф суммасы 30-50 меңгә, шәхси эшмәкәрләргә 100-200 меңгә кадәр күтәрелә. Лицензиясез алкоголь җитештерүче һәм сатучы юридик затлар өчен штрафлар яңача исәпләнә башлады. 30 июльдән юридик затлар өчен штраф суммасы табыштан исәпләнә - ул 3 млн. сумнан да ким була алмый һәм табыштан тора, элеккеге кебек сатылган товарның, күрсәтелгән хезмәттән алынган табышның 20 процентыннан артык булмый. Альтернатив җәза бирү юлы да барлыкка килде - милекне тартып алып яки аннан башка 60тан 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ рәвештә туктату. Элек лицензиясез алкоголь җитештерү яки аның әйләнеше өчен юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр милекне тартып алып яки аннан башка штраф каралган иде, яңа закон нигезендә, бу физик затларга, төгәлрәге, оешма һәм шәхси эшмәкәрләрнең кибетчеләренә кагылмый. Закон 2017 елның 30 июлендә гамәлгә керде.
31 майда чыккан 1728 номерлы РФ Сәүдә һәм җитештерү министрлыгының приказына, агымдагы елның 4 июлендә, әгәр сатучы сатып алучының балигъ булу-булмавыннан шикләнсә, таләп ителергә тиешле документлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Бу исемлек тамашачының шәхси картасы белән дә тулыланды. Ул карта 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да кирәк булачак - аның ярдәмендә яшеңне 2018 елның 31 декабренә кадәр раслатырга кирәк. Шуны онытмагыз, балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан өчен зур күләмдә штраф каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: