Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә судьясы узган елны үзгәрешләр кичердек дип саный

"Гадәттә, яңа елга үзгәрешләр белән аяк басабыз. Район суды да үзгәрешләр кичерде кебек. Аннан соң, беләсе килә: ел дәвамында күпме җинаять, гражданлык һәм административ эше каралды икән? Шул хакта яза алмассызмы?" Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу хакта судья Гүзәлия Фатыйх кызы Мөхәмәтҗановадан сораштык. - 2015 елда шактый...

"Гадәттә, яңа елга үзгәрешләр белән аяк басабыз. Район суды да үзгәрешләр кичерде кебек. Аннан соң, беләсе килә: ел дәвамында күпме җинаять, гражданлык һәм административ эше каралды икән? Шул хакта яза алмассызмы?"
Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу хакта судья Гүзәлия Фатыйх кызы Мөхәмәтҗановадан сораштык.
- 2015 елда шактый яңалык булды дияргә кирәк, - дип башлады ул сүзен. Беренчедән, коллективыбыз үзгәреш­ләр кичерде. 24 ел суд рәисе булып эшләгән Мөхәмәд Мәхмүт улы Сәфәргалиев һәм җәмәгать судьясы Ләлә Ирек кызы Курамшина отставкага киттеләр. Аларга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез, сәламәтлек, ялларының - тыныч, тормышларының имин булуын телибез. Хәзер җәмәгать судьясы булып Тимур Илгизәр улы Шәйхеев эшли. Судья ярдәмчесе - Алия Сафиуллина. Декрет ялыннан чыгып, үз вазифаларын башкара башлады, 23-203 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Канцеляриядә Рәшидә Хөсәенова эшли, кирәк вакытта 23-300 телефон номеры аша элемтәгә керергә мөмкин. Дилүс Шакиров һәм Гөлфирә Мифтахова суд утырышы секретарьләре булып эшлиләр. Телефоннары - 23-204, 23-205. Күп еллар буе үз хезмәтен намуслы башкаручы администратор Марсель Фәйзрахмановка 23-207 телефоны аша шалтыратырга була. Суд тәртибен саклаучы приставлар да мөһим эш башкаралар, телефоннары - 23-208. Дөрес, элекке 21-646 телефон номеры да гамәлдә. Телефоннар үзгәрү IP-телефон кертү белән бәйле. Электрон адрес кына үзгәрешсез калды.
Икенчедән, 2015 елның 15 сентябреннән яңа кодекс - «Административное судопроизводство» кодексы гамәлгә керде. Бу кодекс суд эшчәнлегенә шактый үзгәрешләр алып килде. Шуларның берсе - административ эшләр караганда хәзер суд барышында беркетмәләр аудиоязма рәвешендә алып барыла. Кызыксынучылар өчен судның 2015 елгы эшчәнлеге, аның нәтиҗәләре хакында да әйтеп узу урынлы булыр.
2015 елда судка 16 җинаять эше кергән, шуларның 14е каралган. 2 эш 2016 елда карау өчен калган. 12 эш буенча 18 кешегә хөкем карары чыгарылган, ә 2 эш түзүче белән хөкем ителүченең килешүе нәтиҗәсендә туктатылган. Җәза төрләренә килгәндә, 2 кешегә иректән мәхрүм итү кебек җәза реаль рәвештә билгеләнгән. Тагын 2 кеше - төзәтү, 1 кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. 3 кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителсә, 9 кеше төрле күләмдә штраф түләгән. Шунысы кызганыч, араларында 3 хатын-кыз, хәтта 1 чит ил гражданины да бар. Соңгысының Россия Федерациясе гражданлыгы юк. Хөкем ителгәннәрнең 9ы беркайда да эшләми һәм укымый, ягъни, даими керем чыганаксыз! 5се - исерек, 3се кабат хөкем ителүче исәбенә керә. Нәтиҗәләрне ясап шуны әйтергә кирәк, белә торып җинаять кылган өчен хөкем каршына бернинди максатсыз, мәгънәсез тормыш рәвеше алып баручылар ешрак баса.
Гражданлык эшләрен телгә алсак, 2015 елга алдагы елдан 25 эш күчкән. Алардан тыш 352 эш кабул ителгән. Аларның 339ы каралган, 38е 2016 елга күчкән. 286 эш буенча карар чыгарылган: 281 гариза канәгатьләндерелгән, 5се кире кагылган. 48 эш йөрешеннән туктатылган. Сәбәпләре төрле, әйтик, дәгъвадан баш тартучылар да булган. Җавапчылардан барысы 19 миллион 581 мең 391 сум, моннан тыш 32 мең 965 сум дәүләт пош­линасы эзләнгән.
«Административ судопроизводство» кодексын телгә алган идек.
(Ахыры 3нче биттә).

(Ахыры. Башы 2нче биттә).
Хәзер Россия Федерациясе ГПКның 25 бүлегендә каралган эшләр суд аша яңа тәртиптә үтәләр. Хәер, бу хакта язылды инде. Аңлашылганча, моның нечкәлекләре гаять күп. "Әле үзебез дә өйрәнәбез", - диделәр.
2015 елда 12 административ эш каралган. Күбесе юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары буенча. Җәза төрләренә күз салыйк: 7 кешегә - административ штраф, 3 кешегә - административ арест салынган, 2 кеше транспорт белән идарә итү хокукыннан колак каккан. Административ штрафлар суммасы 73500 сум тәшкил иткән. Шунысын да җиткерәсе килә: гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кереп тора, җәзалар катырак, штраф күләме зуррак була бара. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу кеше гомерен өзүгә китерүен дә онытмасак иде. Машинаны төзәтү мөмкин, кеше сәламәтлеген тулысынча торгызу мөмкин түгел. Иң авыры: дөньядан киткәннәрне кайтарып булмый. Үкенечкә кала торган гамәлләрне булдырмау үз кулыбыз­да бит.
Яңа елга аяк бастык, суд эшчәнлеге көндәлек мәшәкатьләре белән дәвам итә. Ел дәвамында каралган эшләр белән газета укучыларны таныштырып барырга тырышабыз. Яңалыкларны беләсегез килсә, район судының рәсми сайтында да таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев