Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үзгәргәнсең, тазарып киткәнсең...”

Октябрь ае ахырында Арча хәрби комиссариатында Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан 71432 нче частьтә хезмәт итүче солдатлар белән телемост үткәрелде. Бу 2012 елда башланган бу чараның чираттагысы. Хәрби комиссариат гөж килә, бар да дулкынлана, "Кайтасыларына да күп калмады инде үзе, барыбер күрәсе килә, бигрәк әйбәт часть булды бу, елына ике...

Октябрь ае ахырында Арча хәрби комиссариатында Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан 71432 нче частьтә хезмәт итүче солдатлар белән телемост үткәрелде. Бу 2012 елда башланган бу чараның чираттагысы. Хәрби комиссариат гөж килә, бар да дулкынлана, "Кайтасыларына да күп калмады инде үзе, барыбер күрәсе килә, бигрәк әйбәт часть булды бу, елына ике барып хәлләрен белеп кайттылар, телефоннары кулда, ашау әйбәт, армия шикелле дә түгел...", - әниләр шулай сөйләшә, аларга запастагы офицер Юрий Петрович кушыла:"Хәзер армия түгел инде, детсад, ашаталар, көндез йоклаталар, техникалар катлаулы, бер ел эчендә алар аны өйрәнеп кенә бетерәләр әле, солдатларның үзләренә дә җимтми бу вакыт. Телемост барышында сорашыгыз, оялмагыз. Кем үткәрә әле мондый чараны, бездә генә бит ул..." Әле менә шул чарага да килмәүче әти-әниләр дә барлыгын белгәч, йөрәк әллә нишләп китә. Күз алдына китерегез, интернет аша оештырылган бу чарада һәр ике як та залдан үзенекен эзли. Әнисе белән сөйләшкән солдат, "Әни, син үзең генә килдеңме, әти кайда, энекәш килмәдеме?" дип калганнарын таптыра. Ә бу юлы бала күтәргән яшь ана микрофон янына килүгә бала әтисен күреп алга ыргылып куйгач, "ах" иттек, хәрби комиссар шаяртып алгач, дәррәү көлеп тә җибәрдек. Менә шундый атмосфера, сөйлиләр дә елыйлар да, ара-тирә беркемең булмаса да, очрашу вакытын күреп, бугазга төер тыгыла. Монысы да шулай булды. Хәрби комиссар саратовлар белән аралашуны башлап җибәрде. Телекүпернең күбесендә русча аралашсалар, бу юлы Алмаз Әгъзәм улы "Бездә татарлар татарча аралашырлар инде, мин үзем контрольлек итәрмен дип, алдан килешеп куйды. Аралашу үзебезнең телдә барды. - Улым, үзгәргәнсең, тазарып та киткәнсең кебек... - Анысы бардыр, әйбәт ашаталар. - Сагынасызмы? - Бар инде... - Барысы да яхшымы? - Яхшы. - Монда кайтып нишлисең инде, ятыгыз шунда...- әнә шулай шаяргалап та алалар. Сагыну, җирсү ниләр генә эшләтми. Безнең солдатларның хезмәт итүләреннән бар да канәгать. "Һәр частьтан рәхмәт хатлары алабыз, аны әти- әниләргә, мәктәпләргә җибәрәбез, чөнки бу - уртак тырышлык. Хәрби хезмәткә яхшы әзерлекле егетләребезне җибәрәбез. Бу юлы 102 егетебез армиягә китә, шуларның 38е сезнең частька. 19 ноябрьдә -19 егетебез, декабрь аенда тагын 19 егетебезне озатабыз. Хезмәт итүчеләр белән бергә бу частьта 43 егетебез хезмәт итәчәк.. Әле без бу частька Газель машинасы белән генә бара идек, хәзер Икарусь белән барырбыз инде...",- Алмазның әйтеп бетерүе булды, кемдер кул чапты, кемдер "молодец", дип әйтеп куйды. Чөнки бар да белә, бу часть иң әйбәте. Очрашуга килгән Арча шәһәренең меры Рафил Исмәгыйлев тә, кеше хокукларын яклау буенча Арча районының вәкаләтле вәкиле Ринат Һидиятов та, ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев та, запастагы офицер Юрий Козлов та бу хакта яхшы белгәнгә, частьтагы егетләр белән эшләүче командирларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Кайтырларына күп калмады, бу ыгы-зыгылы вакыт, күздән югалта күрмәгез", дип үтенечләрен дә җиткерделәр. Ә җавап һәрвакыттагыча, "Борчылмагыз", булды. Барган саен сөенеп кайтам, болай да эшләп була. "Чыгып киткән һәр солдат язмышы өчен ул кайтканчы мин җаваплы, берсен дә күз уңыннан ычкындырмаска тырышам, әти-әниләргә караганда алар өчен мин күбрәк кайгырам",- дигән иде бер Алмаз Әгъзәм улы. Һәм бу матур сүзләр генә түге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев