Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

"Живая классика" уйлата - укучылар чыгышы сокландырды

Укучыларның чыгышы безнең яшәешкә бик тә тәңгәл: ашыгу-кабалану, мәгънәсенә төптән төшенмәү, сөйләм теленә игътибар итмәү, башкаларга тәэсире хакында уйламау...

Мәгариф өлкәсенә кагылышлы замана бәйгеләре көннән-көн арта, укытучыларга да җитәрлек, укучыларга да. Республика күләмендә генә түгел, Россиягә чыгу мөмкинлеге дә бар хәтта. "Живая классика" - әнә шул соңгысы. Россия бәйгесенең Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында узган муниципаль этабын карап, 10 укучының үзләре сайлап алып өйрәнгән чыгышларын тыңладык. Иске Өҗем мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илсур Мортазин, Күлле Киме мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Дилә Галиуллина, Илүзә Хөсәенова, 5 сыйныф кучысы Әдилә Сафина, Күңгәр мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Роза Ганиева, Олы Мәңгәр мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Айзат Филатов, Күшәр мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Нәзилә Рәхимҗанова, Комыргуҗа мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лилия Гыйззәтуллина, Олы Әтнә мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ильвина Галиева, 7 сыйныф укучысы Инсаф Бадиков - һәркайсы бәйгегә үзләренең укытучылары белән килгәннәр иде. Катнаштым да, сөйләдем генә түгел, бәйгене бәяләүнең үз шартлары да бар: укучы мәктәп программасына кермәгән, я үзебезнең, я чит ил авторының әсәрен сайларга һәм аны яттан сөйләргә тиеш. Һәр укучыга 5 минут вакыт бирелгән. Чыгыш барышында музыкаль бизәлеш, декорация, костюмнар кулланырга була. Тик болар берсе дә балл куйганда исәпкә алынмый. Һәр катнашучы үзе генә чыгыш ясый, башкалар ярдәме, диалоглар рөхсәт ителми. Катнашучының чыгышы 40 бал белән бәяләнә. Текстны сайлаган өчен -5 балл, текстның эчтәлегенә тирәнтен үтеп, мәгънәсен аңлаган өчен -15 балл, сүзнең дөрес әйтелешенә - 10 балл, тамашачыга эстетик, интеллектуаль, эмоцианаль йогынтысы өчен тагын 10 балл өстәлә.

Укучыларның чыгышын уку методик бүлегенең җитәкчесе Гөлшат Закирова, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өлкән белгече Райлә Фәхретдинова, мәгариф бүлеге методисты Алсу Хөснетдинова белән бергәләп бәяләдек. Төрлечә чыгыш ясадылар: башны аска карап, онытып бетергәнче дип кызу-кызу сөйләүчеләр дә, тамак кыра-кыра сөйләгәне дә, артык театральләшкәне дә, кирәкмәгән хәрәкәтләр ясалганы да, үз авызына каратканы да һәм аздан гына калганнары да...

Бәйгенең муниципаль этабы җиңүчесе - Инсаф Бадиков, ул Виктор Драгунскийның "Денискины рассказы" дан өзек сөйләп, барыбызны үз авазына каратты. Һәръяктан үрнәк күрсәтте. Ильвина Галиевага да нәкъ шулай сокландык, тик кулына китап тотып чыгуы гына аны икенче урынга калдырды. Сафина Әдилә белән Ганиева Роза - икесе дә өченче урында.

Роза Чыңгыз Айтматовның "Материнское поле"сыннан өзек сөйләгәндә, бигрәк авыр әсәр сайланган, дип уфтандык. Филатов Айзатның Валентин Постниковның "Жених из "3 б" әсәрен сайлап, "Хочу жениться" дип сөйләгәненнән дә үзгәлек табып сокланып, "Ай, азрак пауза да ясаса...", - дип, үз алдыбызга шелтәләп тә алдык. Менә шул рәвешле кайбер укучыларга призлы урынга керергә бәйгенең шартларына аз гына игътибар итмәү комачаулады.

Катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырылды, сертификат та бирелде. Гөлшат Марс кызы соңыннан укытучыларның үзләрен генә алып калып, кайсы укучыга призлы урыннар ни өчен бирелгән, калганнарга ни өчен бирелмәгәнен аңлатты. Ул киңәшләр киләсе бәйгеләргә әзерләнгәндә файдага булыр. Ә иң сөендергәне, укучылар үзләренең чыгышлары белән безнең күңелне дә кузгаттылар. "Мондый бәйгене укытучылар арасында да уздырырга кирәк, бәйге булмаса, кичә итеп..." дигән тәкъдим дә яңгырады. Бәлки анысын да күрербез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев