Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Журналистларны өйрәттеләр

15нче ноябрь көнне Татарстанның Журналистлар Союзында район һәм шәһәр газеталары журналистлары өчен махсус семинар узды.

Биредә Журналистлар Союзы рәисе урынбасары Раилә Фәтхетдинова, адвокатлар Айрат Хикмәтуллин һәм Этери Ильина катнашында "Түгәрәк өстәл" узды. Тема бик актуаль иде. Юристлар журналист материалын авторга, газетага рухи хыянны каплату җәхәтеннән судка бирмәслек итеп әзерләү юлларын күрсәттеләр. "Түгәрәк өстәл" кысаларында Татарстан Югары Судында каралган материалларның тәҗрибәләре өйрәнелде.

Әйтик, конкрет мәкалә укыдылар, кимчелекләрен ачыкладылар. Беренчедән, ике якның да фикерен тыңлап, нәтиҗә ясау мәҗбүри. Икенчедән, мәкалә авторы медицинадагы анализ белән диагнозны бутаган. Өстәвенә, мәкалә язучының ныклы дәлилләре булырга тиеш.

Укучы: "Ни өчен хәзер генә бу хакта кайгырта башлаганнар?" дип гаҗәпләнергә мөмкин. Эш шунда, 10 ел элек дәгъвалар бик булмаган. Димәк, бу өлкәдә дә белемле булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sara