Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зиһененә яшьләр көнләшерлек

Һай , бу гомернең агышлары... Күз ачып йомырга да өлгерми кала адәм баласы. Тормыш арбасын җигелеп тартып, дөнья тоткасы булып яшәгән гомерләр дә инде артта калган. Әнә шул чакларның әҗер- саваплары булып картлык алмашка килгән. Бәхетле картлык . Чиста-пөхтә урын җир өстендә, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә утырган ак яулыклы Асия...

Һай , бу гомернең агышлары... Күз ачып йомырга да өлгерми кала адәм баласы.

Тормыш арбасын җигелеп тартып, дөнья тоткасы булып яшәгән гомерләр дә инде артта калган. Әнә шул чакларның әҗер- саваплары булып картлык алмашка килгән. Бәхетле картлык . Чиста-пөхтә урын җир өстендә, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә утырган ак яулыклы Асия әби Закированы күргәч, күңелемдә әнә шундый уйлар туды.

90 яшьтә кеше ни кичерә? Кемнәр бу яшькә җитеп караган да, кайсына гына әнә шундый олы бәхет елмайган? Сугыш артының зәхмәтле елларында ул чактагы 18 яшьлек кызлар күбесе ярсыз- парсыз калган, бүген дә я ерак туганнары, я күршеләре канаты астында гомер кичерә. Бәхетлеме- бәхетсезме, тормышка шөкерана кылып яшәгән буын бу. Чөнки ачлыкны, ялангычлыкны күргән, ятимлек ачысын татыган. Асия әби дә нәкъ яшьтәшләре күргәнне күргән. Гомер буе колхозда эшләгән, йорт-җирен дә караган, күпләр бер-ике балага да риза булган чакта курыкмыйча 12(!) балага тормыш бүләк ииткән бу анага сокланмый мөмкин түгел. Бүген алтынчы улы Радик һәм килене Хәбирә тәрбиясендә, төп йортта гомер кичерә ул. Язманың дәвамын газетабыз битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев