Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зиләбез җиңүче булды

«Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында Татармультфильм студиясе тарафыннан Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» мультипликацион рәсемнәр ясау буенча мас­тер-класс үткәрелүе турында язган идек. Әлеге мастер-класста сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йөрүчеләр катнашты. Һәм менә сөенечле хәбәр, Олы Әтнә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Галимҗанованың эше бәйгедә җиңүчеләрнең берсе булып танылган. Шушы...

«Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында Татармультфильм студиясе тарафыннан Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» мультипликацион рәсемнәр ясау буенча мас­тер-класс үткәрелүе турында язган идек. Әлеге мастер-класста сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йөрүчеләр катнашты. Һәм менә сөенечле хәбәр, Олы Әтнә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Галимҗанованың эше бәйгедә җиңүчеләрнең берсе булып танылган. Шушы уңайдан Зиләгә республика мәдәният министрлыгының дипломы һәм электрон китап тапшырылды. Зилә һәм бүтән җиңүчеләрнең рәсемнәре исә берләштерелеп, республикага багышланган мультфильм буларак дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев