Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлы-моңлы тормыш

Бәрәскә мәдәният йортында мәктәп укучылары тарафыннан 26 гыйнвар көнне "Җырлы-моңлы тормыш" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә мәшһүр җырчыбыз Әлфия апа Авзаловага багышланды.

Әллә инде башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан ясалган афишаның матур булуы, әллә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң халыкның искиткеч матур мәдәният йортыбызда кабат очрашу теләге зур булуымы, зал шыгрым тулы иде. Концерт башланганчы ук, тамашачылар Әлфия апа Авзалова җырларын аудиоязмаларда тыңладылар.

Алып баручылар кичәне башлап җибәргәннән соң, Әлфия апа иҗатына багышланган презентация карап кителде. Аннан соң Бәрәскә урта мәктәбе укучылары җырчының "Үзем турында" исемле китабыннан өзекләр китерделәр, "Моң патшабикәсе" исемле портрет-фильмның кыскача эчтәлеге белән таныштырдылар.

"Әллүки" көенә ветеран укытучыбыз Хәйретдинова Әлфиннур Лотфулла кызының татар халык шагыйре Габдулла Тукайның "Милли моңнар" исемле шигырен укуы кичәгә тантаналылык төсмере өстәде.

Кичәнең икенче өлешендә сәхнәне яраткан, үзенең тормышын җыр-моң белән бәйләп барган авылдашларыбыз: Түбән Бәрәскәдән "Умырзая" һәм югары Бәрәскәдән "Сандугач" командалары көч сынашты. Команда укучылар: Корбанова Айсылу, Шәрәфиев Радик, әти-әниләр: Галиева Роза, Камалиев Рамил, Шәрәфиева Алсу, Биктимеров Илнар һәм сәхнә ветераннары: Самигуллина Суфия, Хакимуллина Назирә, Гәләвиева Тәнзилә, Сафин Фердинант абыйлар катнашында төзелде. Тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгергән җырчыларыбызны халык көчле алкышлар белән каршы алды.

Жюри составы белән таныштырганнан соң, ярышның беренче туры игълан ителде. Ул "Танышу" дип аталды. Капитаннар команданың исемнәре белән таныштырганнан соң, яратып башкара торган халык җырлары "Шахта" һәм "Сарман" көйләрен тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр.

"Көйне таны" дип аталган икенче турда командалар авылыбызның оста гармунчысы Сабирҗанов Фәрит Эдуард улы уйнаган аккордлардан көйне танып, шул җырны башкарырга тиешләр иде. Җырчыларның осталыгына һәм җитезлегенә таң калыдык.

Бәйгенең өченче туры татар халык уен кораллары белән бәйле булды. Командалар уен коралларын сайлап алганнан соң, "Эх,тала,тала" һәм "Дубыр - дубая" көен уйнап күрсәттеләр. Командалар ял иткән арада, башлангыч сыйныф укучылары татар халык һәм "Танго"биюләрен башкардылар. Ә инде сәхнәгә Мөнир Рахмаев белән Венера Ганиева (пародия) чыккач, халык "ах" итте. Бик килешле уйнадылар шул 7нче сыйныф укучылары.

Чираттагы ярышта "Сандугач" һәм "Умырзая" командалары кеше исемнәре кергән җырлар җырладылар. Командаларны туктатып була торган түгел, бик күп икән ул татар халкында андый җырлар. Ярыш шулай кызганнан-кыза барып, соңгы турга килеп җителгән. Ә бу турда исә команданың һәр члены Әлфия апа Авзалова репертуарыннан һәм ретро җырлар башкарды. Җырчылар җырны үзләренең һәр күзәнәге аша үткәреп башкардылар.

Кичә Әлфия апаның бик яратып җырлаган "Картаямы соң йөрәк?" дигән җырын тамашачылар белән берлектә басып башкарып төгәлләнде.

Жюри членнары нәтиҗәләр белән таныштырганнан соң, күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вильдан улы кичәне оештыручыларга һәм кичәдә катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Һәр катнашучы истәлек бүләкләре белән бүләкләнде.

"Җырлап туймас җырга тиң гомер кичерергә язсын иде", - дигән теләкләр белән төгәлләнде бу кичә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев