Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк китапханә 35 исемдә газета-журнал алдыра

Өйгә бик теләсәк тә үзебезгә кирәк кадәр газета-журналлар яздырып алып укый алмыйбыз хәзер. Чөнки бәяләре тешли торганга әйләнде. Социаль челтәрдә һәр газета-журналның сайты бар анысы. Тик кәгазь вариантны алыштыра аламы соң алар? Юк билгеле, Нишләргә соң? Китапханәләргә барырга. - Яңа китаплар даими кайтып торуга карамастан, агымдагы елның ярты еллыгына 35...

Өйгә бик теләсәк тә үзебезгә кирәк кадәр газета-журналлар яздырып алып укый алмыйбыз хәзер. Чөнки бәяләре тешли торганга әйләнде. Социаль челтәрдә һәр газета-журналның сайты бар анысы. Тик кәгазь вариантны алыштыра аламы соң алар? Юк билгеле, Нишләргә соң? Китапханәләргә барырга.

- Яңа китаплар даими кайтып торуга карамастан, агымдагы елның ярты еллыгына 35 исемдәге газета-журналларга язылдык. Вакытлы матбугат санын киметмәскә тырышабыз. Чөнки, газета-журналларны китапханәгә килеп укыйлар. Өлгермәсәләр аларны өйләренә дә алып китә алалар. Укучыларыбыз матбугатта көндәлек яңалыклар күп, кәгазь вариантыннан укыйсыбыз килә, дип әйтәләр. Ә без аларның теләген үтәргә тырышабыз...- диләр район үзәк китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев