Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөлфия - җиңүче!

Күптән түгел "Бөгелмә педагогия колледжы" дәүләт автономияле мәгариф учреждениесендә Татарстан республикасы урта һөнәри белем бирүче йортларының 1 курсында укучы татар телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада булып узды. Бу бәйге студентларда туган телгә карата игътибарлы караш тәрбияләү, туган телне өйрәнү аша студентларның сөйләм культурасы һәәм аралашу осталыгын үстерү, телне камил...

Күптән түгел "Бөгелмә педагогия колледжы" дәүләт автономияле мәгариф учреждениесендә Татарстан республикасы урта һөнәри белем бирүче йортларының 1 курсында укучы татар телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада булып узды. Бу бәйге студентларда туган телгә карата игътибарлы караш тәрбияләү, туган телне өйрәнү аша студентларның сөйләм культурасы һәәм аралашу осталыгын үстерү, телне камил белү ярдәмендә студентларның һөнәри күнекмәләрен ныгыту, сәләтле студентларны барлау максатын күздә тотып уздырылды. Анда барысы 59 укучы катнашты. Олимпиаданың эчтәлегенә килсәк:
1 тур- тест формасында сорауларга җавап бирү;
2 тур - 130-150 сүзлек сочинение-фикерләмә язу;
3 тур-тәкъдим ителгән афоризмны дәвам итеп сөйләм оештыру.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан 011 нче төркем укучысы Сираҗиева Зөлфия Шамил кызы өч турны да уңышлы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев