Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үзләре белеп башкаралар”

Язгы кыр эшләре старт алды.

- Ял көнне башладык. Безнең быелгы әзерлек яхшы. Көн әйбәт торса, тиз тотарбыз, - ди "Тукай" хуҗалыгының Әтнә комплекслы бригадасы бригадиры Гомәр Гатауллин.
"МТЗ-1221" тракторында Рәдүс Насыйбуллин техникум артындагы мәйданга зәп тырмасына чыккан.
- Эшләргә була инде. Тырмалаганда балчык таралып китсә, җир өлгергән дигән сүз. Менә хәзерге кебек. Сызып кына барса, ягъни, тырма тешенең эзе күренеп барса, димәк, иртәрәк, - ди тракторчы.
Белеп сөйли тракторчы. Ни дисәң дә менә 22 ел трактор рулен бора. Әле бульдозерда да эшли. Ә беренче тапкыр язгы кыр эшен "ДТ-75"тә башкарган: чәчкән.
Тырмалаганда чыккан чүп-чарны җыеп бара. Былтыргы кукуруз басуы бу, шуңа камыллы.
- Кичә үк үлән тукландырырга чыктык. "МТЗ-1221" һәм "МТЗ-82" тракторларында Илшат Йосыпов белән Дамир Ибраһимов эшләделәр. Артларыннан "МТЗ-1221"дә Ленар Гарипов тырмалый. Ә бүген ул да зәптә. Алардан тыш "Т-150"дә Рубис Хәйруллин һәм "ДТ-75" белән Азат Бикмуллин да зәп тырмасына чыгарга әзерләнәләр. "МТЗ-82 тракторында Таһир Шәйхиев больница каршындагы мәйданга тырмаларга чыкты, - ди бригадир. Шунда ук:
- Җирне кипшергәнче тырмалау отышлы. Дымны вакытында сакларга кирәк, - дип өсти.
Күәм бригадасының "Ашыт" заказнигы янындагы мәйданда да эш гөрли. Язгы кыр эшләренә, елдагыча, беренчеләрдән булып, "МТЗ-1221" тракторында Фәрит Шаһидуллин һәм шундый ук маркадагы тракторда Габделфәт Бәйрәмов тотынганнар. "БДМ"нар белән җир эшкәртәләр.
- Эштә сыналган егетләр. Өйрәтәсе юк, үзләре белеп башкаралар, - ди бригадир Айрат Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы