Әтнә таңы

Үзмәшгуль Илнар Шәймәрданов: “Хобби да, керем дә бу”

Үзмәшгульләр – билгеле бер күләмдә керем алучы, әмма үзләре найм буенча эшләмәүче һәм эшләргә кеше ялламаучы гражданнар. Ягъни, “сам – хозяин, сам – хуҗа”. Үзмәшгульлекнең асылы нидән гыйбарәт, алар нинди өстенлекләргә ия соң? Беренчедән, алар рәсми статуска ия булалар – эре клиентлар белән дә килешү төзи алалар. Икенчедән, үзмәшгульләр легаль керемгә ия – рәсми рәвештә эшлиләр, салым органнары яки башка төр тикшерүчеләр кайчан килерләр икән дип куркасы юк. Өченчедән, үзмәшгуль салымны бик кечкенә күләмдә түли. Әйтик, 13 % салым урынына, физик затлар белән эшләсә 4 % кына һәм юридик затлар белән эшләсә 6 % түли. Дүртенчедән, үзмәшгульләр тагын бер төр өстенлеккә ия. Алар медицина ярдәмен бушлай алырга хокуклы.

Реклама

Татарстан буенча үзмәшгульлек статусына 35 мең кеше ия, ә Әтнә районында аларның саны 200дән артык.
Хәмит БАДИКОВ
Араларында хәйран уңышлы эшләүчеләр дә бар. Ахыр чиктә, бу Законны кабул иткәндә нәкъ шуны күз алдында тотканнар иде. Олы Әтнәдә яшәүче Илнар Шәймәрданов әнә шундыйлардан.
Аның белән үзмәшгульлек хакында сөйләштек.
Үзләренең гаражында шиномонтаж оештырып җибәргән ул. Бәхәссез, бу өлкәдә тәҗрибәсе зур: 7 елдан артык район үзәгендәге автосервисларның берсендә эшләде ул һәм дөресен әйтергә кирәк, сыйфатлы, тиз, ә иң мөһиме үз эшен белеп башкаруы нәтиҗәсендә аны бик күпләр үз итәргә өлгерде.
– Элек-электән автомобильләр белән кызыксынып үстем. Автосервиста эшләгән чорда ул минем хоббига ук әйләнде. Шуңа күрә бу эшемне үзем өчен хобби да, керем дә дип саныйм. Әйтергә кирәк, законлы керем бу, – дип елмая ул.
Гараж үзе әллә ни зур булмаса да, автомобиль көпчәкләре тау кебек өелгән монда. Заказлар шулкадәр күп. Әнә шул шиплы, кышкы көпчәкләргә “балансировка” ясап, ягъни, көп­чәкне тигезләп, җәйгесен салдырып, алыштырып бирә. Моның өчен комплекты белән махсус шиномонтаж җиһазлары сатып алган.
– Хәзер көпчәкләр алыш­тыру вакыты. Шуңа кү­рә һич тик торган юк. – ди ул. – Шунысы бар, бу “сезонлы эш” кенә. Әлегә булганына канәгать мин, алдагысын әйтеп булмый.
Шулай дисә дә, алдагы көнгә дә планнары бар бугай. Закон чыгаручылар фикеренчә, үзмәшгульлек максатларының берсе – моның белән шөгыльләнүченең киләчәктә эшмәкәр булып китүе. Үзмәшгульлек бүгенге көндә хосусый эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә бик кулай. Чөнки, эшчәнлегең законсыз түгел, шуңа күрә штраф сугудан яки башка төр административ басымнан куркасы юк. Салымны азрак түлисең дип язган идек инде, бу очракта документлар белән дә йөрисе юк. Кыскасы, эшең законлы була, ә менә “күләгәдә”геләргә – законсыз эш алып баручыларга кара­та таләп­ләр артачак. Бу очракта төрле тикшерүләрне һәм җа­вапка тартуларны күз алдында тотам. Ә үз­мәшгуль тыныч күңел белән, үзенә уңайлы режим белән эшли алачак. Югарыда салымны искә алган идек, гадәттә, бездә күбесенчә шуннан куркалар. Бу очракта отчетларны һәм төрле чигерүләрне “Мой налог” өстәмәсе башкара. Моннан тыш, салым түләгәч, керемең турында белешмә алырга була һәм кирәк булса, кредит алу да мөмкин.
Иң мөһиме – Илнар Шәймәрдановның үз фикере бар, алдагы көнгә ышаныч белән карый. Әнә бит, нәрсә ди:
– Үзеңә эшләү күңелле инде. Әти-әни һәм тормыш иптәшем дә каршы килмәделәр, үзеңә ошый икән, оештырып кара, – диделәр.
Үз фикере дигәннән, биредә аның: “Болай ук зур эш булыр дип көтмәгән идем”, – диюен дә билгеләп узмыйча булмый. Әйтәм бит, булганыннан канәгать ул. Әнә шуңа күрә клиентлардан өзелми аның шиномонтажы.
Кабат үзмәшгульлек турындагы законны искә алыйк. Быел ул пилот проекты буларак Россиянең 4 төбәгендә генә гамәлдә. Шул 4 төбәкнең берсе – Татарстан Респуб­ликасы. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче юридик затлар белән эшләп, кеременең 6 %ын салым итеп түләсә, алмашка 2 % күләмендә салым буларак тотып калынган акчаны ала алачак. Әмма ул 10 мең сумнан да артык булырга тиеш түгел. Ә физик затлар белән эшләп 4 % салым түләсә, 1 %ын кире кайтарырга мөмкин. Әгәр дә кереме 2,4 миллион сумнан күбрәк булса, ул НДФЛ түләргә яки ИП булып теркәлергә тиеш.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: