Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зона бәйгесендә Әтнәнең КВН командасы – беренче!

Кичә кич билгеле булды нәтиҗәләр. Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйләҗева "Безнең "Аннан-моннан" командасы республикакүләм уздырыла торган КВН чемпионатының Арчада узган зона турында уйнап беренче урын алды... - безнең егетләргә җитүче булмады", - дип куанып шалтыратты. Бу команданың чыгышын караучылар шулай буласына шикләнмәгәндер. Уенчылары кемнәр диген: Бузунов Тәбрис, Бузунов...

Кичә кич билгеле булды нәтиҗәләр. Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйләҗева "Безнең "Аннан-моннан" командасы республикакүләм уздырыла торган КВН чемпионатының Арчада узган зона турында уйнап беренче урын алды... - безнең егетләргә җитүче булмады", - дип куанып шалтыратты.

Бу команданың чыгышын караучылар шулай буласына шикләнмәгәндер. Уенчылары кемнәр диген: Бузунов Тәбрис, Бузунов Рәмис, Кыямов Руслан, Бәйрәмов Азат, Галиуллин Ринат.

Уенның һәр биремен безнекеләр кадәр осталык, зирәклек белән уйнаучы булмаган.

Шулай итеп, Балтач, Арча, Биектау командаларын җиңеп, Әтнә уенчылары беренче урын яулады.

"Әле бу тулы команда түгел, Алла боерса , 7 февральдә Уникста узачак бәйгегә тулы со

ставта барырбыз дип торабыз", - ди мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйләҗева.

Уңышлар телик, булышыйк, фикер бирик, хуплыйк, рәхмәт әйтик бу командага. Булдыргансыз, егетләр!

өйрәнү вакыты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев