Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур бер капчык бәхет... – исертә

Кышын нәрсә җитеп бетми, дисәм, Ылыс исен күңел сагынган. Хәтирәләр кайта күңелемә Кыш бабайны көткән чагымнан... Кыш бабай да анда чын иде бит! Чын иде бит анда Карсылу! Яңа ел бүләген сузган чакта Кая инде безгә тарсыну! Зур бер капчык бәхет иде кулда! Күпме кәнфит кәгазь төргәктә! Ул сүнмәс шатлыкның...

Кышын нәрсә җитеп бетми, дисәм,

Ылыс исен күңел сагынган.

Хәтирәләр кайта күңелемә

Кыш бабайны көткән чагымнан...

Кыш бабай да анда чын иде бит!

Чын иде бит анда Карсылу!

Яңа ел бүләген сузган чакта

Кая инде безгә тарсыну!

Зур бер капчык бәхет иде кулда!

Күпме кәнфит кәгазь төргәктә!

Ул сүнмәс шатлыкның дулкыннары

Әлегәчә җанны тибрәтә...

Балачаклар исе килә бит ул

Яшел ылыс, чыршы исеннән.

Яңа елда чыршы исләреннән

Мин хәмерсез генә исерәм...

2016 Физәлия Дәүләтгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев