Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур йозакта таныш ишегем...

Иске йортым Кычытканнар баскан тирә- ягын, Зур йозакта таныш ишегең, Ачып керсәм, мине каршы алыр Балачагым,юләр яшьлегем. Кушымта: Иске йортым,туган изге нигез, Уйнап үскән җылы бишегем, Төштә күреп, күз яшьләре түгеп, Еракларда сагынып яшимен. Ниргәләрең күптән таушалгандыр, Нигез ташы җиргә баткандыр, Без булмагач өйдә, ул ишекне, Жилләр генә килеп каккандыр....

Иске йортым

Кычытканнар баскан тирә- ягын,
Зур йозакта таныш ишегең,
Ачып керсәм, мине каршы алыр
Балачагым,юләр яшьлегем.

Кушымта:
Иске йортым,туган изге нигез,
Уйнап үскән җылы бишегем,
Төштә күреп, күз яшьләре түгеп,
Еракларда сагынып яшимен.

Ниргәләрең күптән таушалгандыр,
Нигез ташы җиргә баткандыр,
Без булмагач өйдә, ул ишекне,
Жилләр генә килеп каккандыр.

Күп чәчәкле тәрәз йөзлегеңне
Пәрәвезләр генә үргәндер.
Яланаяк йөргән сукмакларны
Каз үләне басып киткәндер.

Тәрәз төбендәге яран гөлен,
Бакчадагы эрем исләрен,
Оныта алмам,алар уяталар,
Күнелемдәге сагыну хисләрен.

Фердинант Гайсин,

Казан-Киме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев