ЗУРЛЫККА КАРАМЫЙ УЛ
Татарстан хөкүмәте боерыгы нигезендә, 18 июльдән башлап җөмһүриятебездә янгынга каршы аеруча режим игълан ителде.
Бездә бу мәсьәлә ничек тора? Җәйге чор белән бәйле рәвештә халыкның су коену куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә? Болар турында МЧСның ТР буенча 108 номерлы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Данис Сибгатуллиннан сораштык.
"Шифалы яңгырлар явып узса да, дымлылык һавага тиз оча. Җәй, гомумән, корылык белән бәйле", - дип башлады ул сүзен.
Кыскасы, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә җаваплы карашта булырга кирәк. Бездә тоташ агачлыклар каплаган территорияләр күп булмаса да, сакчыллык таләп ителә, янгын куркынычы мәйданның зурлыгына карап тумый. Агач үскән полосаларда, торак йортлар янында учак ягуны һич аклап булмый. Ут хәвефе шундый - коры үлән, яфраклар аша башка объектларга сикерергә мөмкин. Яккан очракта җилсез көнне, күзәтү астында, каралты-курадан 50 м ераклыкта башкарылырга тиеш ул. Хәзер булмаса да, язын һәм җәй башында мондый хәлләр шактый булды. Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин РФ КоАПның 20.4 маддәсе, I өлеше буенча административ җавапчылыкка тартылучылар исемлеген күрсәтте. Күз алдына китерегез: бу чорда кечкенә генә районда 21 кешегә административ протоколлар төзелгән. Район үзәгендә - 8, Югары Сәрдәдә - 5, Олы Мәңгәрдә 3 кеше штрафка тартылган.
"Ә суда батуның төп сәбәбе - беренче чиратта, белмәгән җирдә су коену белән бәйле", - ди МЧСның җирле вәкиле. Әйтик, халык яратып су коенган Ашыт елгасында да иске күпер субайлары калу турында белмәүчеләр бардыр. Сак булу кирәк! Әлбәттә, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә суга кереп батучылар күп. Андыйлар: "Мин күпме алкоголь эчсәм дә, үземне контрольдә тотам", - дияргә яраталар. Ә менә медицина күзлегеннән карасак, андый кешенең физиологик халәте сизелерлек тайпылыш бирә. Беренче чиратта, спиртлы эчемлек кулланганнан соң сыегайган кан, суга кереп берникадәр вакыт узгач ойый башлый. Нәтиҗәдә, иң уңайсыз мизгелдә кеше хәрәкәтсез кала, тавыш-тынсыз төпкә китә. Аннан соң, суда бату кешенең яшенә дә карамый, югыйсә "Мин зур инде" дип фикерләүче балалар да бар. Әти-әниләр, боларны балаларга да аңлатыгыз!
Бездә Ашыттан тыш, кечкенә елгалар һәм 7 сусаклагыч бар. Барысы да су коену өчен куркынычсыз дип булмый. Аннан соң, һава торышына бәйле рәвештә су шактый салкын булырга мөмкин. Боларны да исәпкә алырга кирәк. Ә инде куркыныч хәлгә тарысагыз - бату кыркынычы туса, үзегезне кулга алыгыз, паникага бирелмәгез. Биредә паникага бирелү үзе үк беренче дошман.
Х.Гарипов фотосында МЧСның ТР буенча 108 номерлы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре өйрәнүләргә әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев