Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зыялы язучы

Үзәк китапханәдә язучы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган әдәбият хезмәткәре Мәдинә Маликова белән очрашу узды. Хәмит БАДИКОВ Бәхетле гомер кичерәм. Яңа гына 9нчы романымны яздым, - дип ачып җибәрде язучы әлеге очрашуны. Ә бит татар әдәбиятында 8 роман язган ике генә язучы бар. Өстәвенә, роман язган беренче хатын-кыз ул....

Үзәк китапханәдә язучы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган әдәбият хезмәткәре Мәдинә Маликова белән очрашу узды.

Хәмит БАДИКОВ

  • Бәхетле гомер кичерәм. Яңа гына 9нчы романымны яздым, - дип ачып җибәрде язучы әлеге очрашуны.

Ә бит татар әдәбиятында 8 роман язган ике генә язучы бар. Өстәвенә, роман язган беренче хатын-кыз ул. Барысын да исәпкә алсак, Мәдинә Маликованың татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән ике дистәдән артык китабы бар. Шунысы бәхәссез, әсәрләрен укырга җиңел, төрле сюжетларны бик җиңел кора. Аяз Гыйлаҗев аны "Зыялы язучы", дип саный. Фәнис Яруллин, Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Фоат Галимуллин, Наҗар Нәҗми, Гариф Ахунов язучы турында җылы сүзләр әйтәләр. Мәдинә Маликова үзе дә районыбыз турында уңай фикерен җиткерде.

  • "Кызыл Ай" җәмгыятендә эшләгән елларны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов нык ярдәм итте. Шуңа күрә Әтнә районы халкына зур хөрмәт белән карыйм, - диде. Шунда ук:
  • Монда килгәч, безнең тартмалар беркайчан да буш китмәде, - дип, очрашуга килүчеләрне көлдереп тә алды.

Кечкенәдән шигырьләр язарга ярата. 15 яше дә тулмаган килеш туган авылыннан чыгып китә. Минзәлә педагогия училищесында укый. Ә институтта укыганда уку йортының шахмат чемпионы исемен дә яулый. Беренче тапкыр газетага мәкалә язган чорын сагынып искә алды. Язучы:

  • Беренче мәкаләм "Яшь сталинчы" газетасында басылды. Язып каравымны сорадылар. Шуннан, 25 сум күләмендә гонорар бирделәр. Ул вакытта институттагы комплекслы төшке аш өчен 3 сумнан артык түләргә кирәк иде. Гонорарны алгач куандым: ашханәдә атна буе ашап була бит! Шуны ташлыйммы инде мин?! - дигәч, зал тагын бер "гөж"ләп алды.

23 ел чамасы "Азат хатын" журналында эшли. Шул чордан элемтәләре, танышлыклары кала. Шуңа күрә аның китапларын бик яратып сатып алалар. Сүз уңаеннан, китапларын химаячеләр эзләп, яисә, кемдер исәбенә бастырып сатмый. Моның өчен аның үз фонды бар. Татар китабын сатар өчен кибетләрдә, һичьюгы, аерым бүлекләр булмауны да искә алды. Кыска гына берничә җөмлә аша, бөтен татар әдәбиятына кагылган проблемаларны бәян итте.

  • Хәзер язучы хезмәте тиешенчә бәяләнми. Китап укучы да аз, чөнки язучылар юк дәрәҗәсендә...

Кыскасы, бөтен эшчәнлеген халыкка хезмәт итүгә багышлаган язучы өчен "бер горурлык хисе" туды. Ул да очрашуга килүчеләрнең сорауларыннан, кызыксынуларыннан канәгать калгандыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучы