Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

1 июльдән әтнәләр өстәмә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ала башладылар

16 яшькә кадәрге балалар белән россиялеләр 1 июльдән өстәмә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ала башлады.

Дәүләт финанс ярдәменнән балаларына 16 яше тулмаган ата-аналар файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Бу гаиләләргә ярдәм итү чарасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булды, ул июнь аенда коронавирус пандемиясе белән көрәш нәтиҗәләре буенча россиялеләргә мөрәҗәгать итү кысаларында кабатларга тәкъдим итте....
1 июль көнне күп кенә гаиләләр акча күчү турындагы шатлыклы СМС хәбәрне алдылар да. инде.

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда балалар өчен түләү алу өчен гариза биргән гражданнар 10 меңне июль аенда автомат рәвештә картага күчерү рәвешендә алачак. Дәүләт финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр гариза бирү мөмкинлеге кала. Бу очракта балалар өчен түләүләр ике ай эчендә исәпләнәчәк.

Пенсия фонды барлык түләүләрне гражданнар мөрәҗәгать иткәннән соң 10 көн эчендә күчерергә вәгъдә итә.

Чыганак: https://inforeactor.ru/

Фото Әтнә таңы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев