Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

178 кеше бүләк алачак

Өлкәннәр көненә дә күп калмады. Һәр авыл җирлегендә, оешмаларда өлкәннәрне барлау башланды.

Комыргуҗа авыл җирлегендә дә шулай була. Ни дисәң дә дүрт авылның өлкәннәрен барлыйсылары бар. Барланган да  үзе, соңгы мәшәкатьләр белән мәшгуль алар.

- Өлкәннәр көненә чакыру билетлары язабыз. Ел саен шулай эшлибез. Бүләк-пакетларны таратканда бәйрәмгә чакыру биреп калдырабыз. Анысына табын әзерлибез. Аллага шөкер,  җирлектә олы яшьтәге кешеләребез аз түгел. Төрекләр авылында - 32, Ябынчыда -4, Мәрҗән авылында -28, Комыргуҗада - 61, Сәрдәдә -53. Аларның барысына да бүген күчтәнәч пакет тутырабыз. Матди ягын "Шахтер" хуҗалыгы кайгырта, ә калган оештыру- әзерләү эшләрен авыл җирлеге хезмәткәрләре башкара. Бәйрәм көнне җирлектәге бар хезмәткәргә дә эш җитә. Көне матур булсын, сәламәт булсыннар... - ди авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев