Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Алмагачны ничек үрчеттем?

Җимеш агачын кисәргә җыенганда, иң түбән ботакларны бетерергә ашыкмагыз – алар әле кирәк булырга мөмкин!

Берничә тапкыр алманы “черенок” белән үрчетергә теләдем, тик әлегә бу эш барып чыкмый. Әмма язын экспериментлауны дәвам итәчәкмен. Ә менә “отводка”лар үрчи. Мин моны менә ничек эшлим.
2012 елда, сезон башында, алмагачны кисәргә уйладым. Яхшы кәеф белән җырлап, кирәкмәгән ботакларны берәм-берәм кисеп төшердем. Шунда минем карашым җиргә якын урнашкан ботакка төште һәм ул кызганыч булып китте. Уйладым да, аны тамырлап карарга булдым.
10-12 см тирәнлектәге чокыр ясадым да, ботакны шул чокырга таба бөгеп, җиргә чыбык белән беркеттем, ә башын югарыга таба чыгарып, терәп куйдым. Су сибеп, чокырны җир белән күмеп, тыгызладым. Аннары, тагын туфрак өстәп, азрак түбәнлек ясадым һәм үсеш стимуляторы эремәсе сиптем, ә теге түбәнлекне үлән белән мүлчәләдем. Аннары мульчә астындагы җирнең дымлылыгын күзәтеп тордым: кирәк булганда су сибеп, яңа үлән салдым.
Нәтиҗәдә, җәй дәвамында ул шактый үсте. Көз көне (дөресрәге, кыш көне дияргә була) аны комплекслы минераль ашлама белән тукландырдым, коры сыер тизәге салдым, җирне йомшарттым һәм яхшы итеп су сиптем.
2014 елның язында бу үсентене казып алдым, аның яхшы, куәтле ботаклаоры бар иде. Һәм мин аны күршеләремнең берсенә бүләк иттем. Бу ике ел эчендә алма ботаклары тагын да күбрәк булды. Аларның барысын да мин кабат күмдем. Ике елдан соң тагын биш яхшы үсенте бар иде. Аларны төп ботаклардан аерып, ә алмагачны кәүсәдән кисеп, бакча кайнатмасы белән сыладым.
Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/id/5c9c99d66b73ff00b24e1127/obrezaia-iabloniu-stalo-jalko-udaliat-vetku-rosshuiu-blizko-k-zemle-reshil-poprobovat-ee-ukorenit-5e3d9a6c9d5e9f6699cb1431?&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/apple-blossom-%D1%86%D0%B2%D0%B5%D1%82%D1%8B-%D1%8F%D0%B1%D0%BB%D0%BE%D0%BD%D1%8F-apple-4733381/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев