Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Алмагачны паршадан ничек сакларга?

Белгечләр киңәше буенча эшләнә торган нәтиҗәле профилактика белән таныштырырга булдым.

Парша – күп җиләк-җимеш агачларын зарарлый торган куркыныч авыру. Авыру бөтен уңышны юкка чыгарырга гына түгел, агачның үлүенә дә сәбәпче була ала. Башка җиләк-җимеш агачларыннан тыш, парша еш кына алмагачларны да зарарлый. Агачларны бу куркыныч чирдән саклар өчен, вакытында һәм сыйфатлы итеп профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

Парша билгеләре

Аны алмаларда гына түгел, алмагач яфракларында да яхшы күреп була. Беренче симптомнар май аенда барлыкка килә. Алмада һәм яфракның аскы ягында коңгырт төстәге, кутыр кебек таплар күрсәгез, бу парша дигән сүз. Чара күрмәсәң, ул акрынлап арта һәм тагын да караңгылана.

Парша - иң куркыныч авыруларның берсе.

Парша белән зарарлаган яфраклар бөтереләләр һәм коелалар. Бу агымдагы елда уңышны сизелерлек начарайта гына түгел, ә кышкы чорда агачның өшү ихтималын да арттыра. Парша аркасында алмалар яргалана. Алмалар вак һәм тәмсез була. Еш кына черек һәм төрле инфекцияләр белән зарарлана.

Профилактика

Вакытында профилактика үткәрү алмагачларны паршалар барлыкка килүдән саклап калырга мөмкинлек бирә. Моның өчене профилактик чаралар уздыру кирәк. Бу нисбәттән элеккеге бакчачылар киңәш итә:

1.         Кирәк булганда гына су сибү һәм туфракның артык дымлануына юл куймау зарур. Моның өчен бары тик аерым савытта җыеп, җылынган су гына кулланыла.

2.         Ел саен кисәргә. Барлык коры, авыру, артык ботаклар бетерелергә тиеш. Нәтиҗәдә югарыдагы өлеше артык куермый, һава циркуляциясен томаламый.

3.         Авыруга чыдам сортларны утыртыгыз. Моны интернет челтәреннән карап, сатучылардан сорап белергә була.

4.         Туфракны даими һәм сыйфатлы итеп йомшартыгыз. Тирән эшкәртмәгез, югыйсә тамыр системасына зыян саласыз.

5.         Вакытында чүп үләннәреннән арындырыгыз. Чүп үләннәрен җентекләп йолку тиеш. Шулай ук көзен коелган яфракларны да җыештырыгыз.

6.         Яфракларны, яшь ботакларны, алмаларны даими рәвештә визуаль карап, тикшереп торыгыз. Бу авыруның симптомнарын үз вакытында күреп алырга һәм аның таралуын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

7.         Агач ботагын иртә язда бордос сыеклыгы белән профилактик эшкәртү дә отышлы. Шулай ук известь-күкерт эремәсеннән дә файдаланырга була. Киләсе сиптерүләр чәчәк атканда һәм җиләк-җимешне бәйләгәндә башкарылырга тиеш.

Профилактик чараларны үз вакытында башкару алмагачларны паршадан сакларга, агачларның сәламәтлеген тәэмин итәргә, тәмле, эре һәм матур алмаларга ирешү мөмкинлеге бирәчәк.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/dachnik/kak-uberech-abrikos-ot-parshi-effektivnaia-profilaktika-po-sovetam-ot-specialistov-5e0213554e057700b19e0748?&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев