Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Алты яшьлек баланы күршесе батырып үтергән

Бу хакта Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, 23 яшьлек ир-ат психиатрда исәптә тора.

"Актаныш-информ"

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда алты яшьлек баланы күрше ир-аты суда батырып үтергән. Алар икесе бергә велосипедта йөрергә киткән булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 30 май төнендә малай күршедә яши торган 23 яшьлек ир-ат белән велосипедта йөрергә киткән. Бу ир-ат моңарчы хөкем ителгән булган. Бераз йөргәннән соң ир-атның су коенасы килгән. Ул баланы да аның белән буада су керергә мәҗбүр иткән. Шуннан соң ул малайны батырып үтергән, ә мәетен куаклар арасына яшергән.

Ир-ат оперативникларга мәетне кая яшергәнен сөйләгән. «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә эш кузгатылган.

«Татар-информ» кичә иртән Актаныш районында алты яшьлек малай мәете табылганын хәбәр иткән иде. Шимбә көнне, 30 майда, төнге сәгать уникенче яртыда ир бала исерек хәлдәге 23 яшьлек күршесе белән велосипедта йөрергә киткән. Соңрак күрше ир-аты ялгыз әйләнеп кайткан. Иртән малайның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-06-2020/tiksher-komitety-alty-yashlek-balany-k-rshese-elgada-batyryp-terg-n-5746755

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев