Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Ашыт өсте буш түгел

Безнең районның гына түгел, күрше республика балыкчыларының да иң яраткан елгасы бугай ул.

Ашыт аша салынган күпер кырыенда тезелеп киткән машиналарга игътибар иттем. Үзебезнең "16", "116" төбәкләреннән генә түгел, "12", "21" төбәгеннән килгән автомобильләр дә күп араларында.

- Бөтен балыкны тотып бетерәләр бугай инде, - диде бер танышым.

Алай бер яклы гына нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Бик газаплы, авыр хезмәт ул. Янә икенчне бер танышым әйтмешли, "Спиртлы эчемлекләрне дә әнә шул авырлыкны җиңеләйтү өчен генә кулланалар" анда. Монысы - шаярту гына.

Ә уйландырганы  шул - Ашыт өстен балыкчылар сырып  алган. Шунда ук боз өстеннән агучы су да күренә. Тик, азарт дигән әйбер бар монда , миңа калса, су түгел, боз кузгалса да, елга өстеннән чыкмастыр бу батыр йөрәкле егетләр. Хәвеф-хәтәр генә булмасын инде...

Һәвәслек бер нәрсә, саклык икенче, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы вәкиле, Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев белән элемтәгә кердек. 

- Кичә генә бозның калынлыгын үлчәп кайттык - 7 смдан артык, сүз әйтеп булмый,  боз калынлыгы 5 смдан ким булса гына кеше гомеренә куркыныч яный, -  диде ул.

Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, дип тә әйтеп куйыйк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев