Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Асылташ" асыллары очрашты - фоторепортаж

Олы Мәңгәрдә ветераннарның "Асылташ" клубы эшләгәнен беләсез инде, бу хакта хәбәр иткән идек. Яңа ел алдыннан алар тагын очраштылар.

Алар гел очрашып, төрле темаларга сөйләшеп, белемнәрен тулыландырып, замана яңалыклары белән танышып, бер-берсе белән уртаклашып, авыл җирлегендә узган төрле чараларга катнашып баралар.

Олы Мәңгәр ветераннар советы рәисе рәисе Хәлимә Закирова белән китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанова икәүләп, клубта  үтәсе чараларның планын төзеп, өлкәннәрне бергә туплап, очраштырып торалар. Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова аларга ярдәм итә. Яңа ел алдыннан да очраштылар алар. Узып баручы елга нәтиҗә ясап, киләсе елга планнар кордылар.

Соңыннан табын артында киләсе Яңа елны билгеләп, бәйрәм иттеләр. Уеннар уйналды. Җитәкчеләр котлады.

- Бик күңелле булды, гел менә шулай аралашып, бергә-бергә яшәргә, хәлдән килгән кадәр җирлекнең эшләрендә катнашырга насыйп булсын, - дип, рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев