Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Башкалар хәсрәтен үз йөрәкләре аша уздыручылар

8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм РФ Президентының 2000 елның 27 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган.

Социаль хезмәтләрнең һәм халыкны социаль яклау системасының барлык хезмәткәрләрен бәйрәм итү турындагы инициатива беренче тапкыр 1994 елда социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясенең ел саен үткәрелә торган конференциясендә тәкъдим ителгән.
Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган. 1701 елның 8 июнендә (яңа стиль буенча 19 июнь) Петр I 1856 номерлы «Хәерчеләр, авырулар һәм картлар өчен Изге Патриархат йортын билгеләү турында”гы Указга кул куя. Әлеге документ Россиядә дәүләт социаль яклау сис­темасын формалаштыруга нигез сала.
Безнең районда да халыкка социаль яклау бүлеге 2003 елда булдырыла. Әлеге бүлек өч оешманы берләштерә. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге, җитәкчесе – Әминә Галиева. Бүлекнең төп бурычы район территориясендә халыкны социаль яклау өлкәсендә Законнар нигезендә тормышка ашыру.
Республика матди ярдәм үзәгенең 11нче номерлы филиалы. Җитәкчесе – Гөлнара Насыйбуллина. Әлеге бүлекчәнең эшчәнлеге акчалата түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр, субсидияләр, социаль стипендияләр билгеләү.
Тагын бер бүлекчә – “Изгелек” халыкка социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге. Җитәкчесе – Зөлфирә Сәләхиева.
Әлеге үзәк тагын ике бүлекчәне берләштерә: өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәләре. Бүгенге көндә ялгыз, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, шулай ук инвалидларга бер бүлек мөдире, 2 белгеч, 1 шәфкать туташы, 17 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Алар карамагында 105 өлкән кеше исәптә тора.
Ә балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыру, гаилә һәм балаларның хокукларын яклау, гаиләнең  социаль-экономик торышын яхшырту максаты белән 3 белгеч шөгыльләнә.
Һөнәри бәйрәм көне уңаеннан районның социаль хезмәткәрләре район халкына онлайн-концерт куйдылар. Концерт барышында алдынгы хезмәткәрләрне дә котлап уздылар. Бүгенге көндә эшләүче социаль хезмәткәрләр арасында, ветеран, 24 ел гомерен әлеге һөнәргә багышлаган Зөлфия Мортазина да бар иде.  Аның белән хезмәте  турында сөйләшкәндә, “Социаль хезмәткәр нинди булырга тиеш?” – дигән соравымны бирдем.
– Иң элек кеше хәленә битараф булмаска тиеш. Әлбәттә, сабыр булу да кирәк. Шулай ук социаль хезмәткәр психолог та булырга тиеш. Тагын бер сыйфат – авыр хәлдә калган кеше урынына үзеңне куеп карый белү кирәк, – диде ул.
Чыннан да, алар шәфкатьле, мәрхәмәтле, кайгыртучан, киң күңелле, ягымлы. Бүгенге тормышны әлеге һөнәр ияләреннән башка күз алдына китерү дә кыен. Таҗвирусы белән бәйле катлаулы вәгыять тә социаль хезмәткәрләргә волонтерлар ярдәме күрсәтү, өлкәннәргә, мохтаҗларга азык-төлек китерүне дә оештырырга туры килде. Социаль үзәктә оештырылган “Кайнар линия” телефоны бик күпләргә ярдәм кулы сузды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев