Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бер ананың ике улы

Ике балаңның берсе төрмәдә, икенчесе зиратта – ана өчен шуннан да зур бәхетсезлек була аламы икән?

Язмыш, язмыш... Нигә бөтен кеше өчен дә бердәй мәрхәмәтле түгел соң син? Нигә берәүләр бәхет диңгезендә йөзеп тә, шуның кадерен белми яшәгәндә, икенчеләргә бик кадерле булган, көтеп, ялынып тапкан бәхет кыйпылчыкларын да аяусыз рәвештә тартып аласың соң син?
Без һәр бала үз бәхете белән туа, дип әйтергә яратабыз. Адәм баласының язмышы үзе туганчы ук язылып куйганлыкка да ышанып яшибез. Әмма һәрберебез алдында һәрвакыт сайлау мөмкинлеге куе­ла. Кайсысын сайлый – яхшынымы, әллә яманнымы – монысы адәм баласының үз кулында.
Моннан берничә ел элек Ко­мыр­гуҗа авылында абыйлы-энеле Ибраһимовлар арасында килеп чыккан низаг фаҗигале тәмамлана. Бүген әлеге ике егетнең берсе – төрмәдә, икенчесе – авыл зиратында күмелгән. Ни өчен ике бертуган шундый аяныч адымга бара алган соң? Газиз туганына кизәнгән кулны туктатырга ни өчен берәүнең дә көче җитмәгән? Моңа нәрсә этәргән? Сораулар бик күп, җаваплары гына юк.

Тулырак "Әтнә таңы" газетасының 26 саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев