Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Бездән сезгә бер киңәш" - буыннар очрашуы

Бүген үтте бу матур очрашу

Түбән Бәрәскә мәдәният йортында "Ак калфак"ның җирле бүлекчәсе, китапханә, мәдәният йорты, "Нур" халык театры бергәләп, "Бездән сезгә бер киңәш" дип исемләнгән буыннар очрашуы үткәрде.

Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды һәм аның тәрбияви роле бик зур булды.

Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова әнкәйләргә багышланган җыр белән башлап җибәрде. Гореф-гадәтләребезне барлау, тарихыбызны өйрәнүгә багышланган бу кичәнең максатына туры китереп, Дания Әхмәтҗанова Мөхәммәт Мәһдиевнең китабыннан кич утыруга, аулак өйгә багышланган өзекләрне укыды. Мәктәп укучылары "Уракчы кыз" көенә биеделәр. 

Кичә барышында   өлкәннәр, үзләренең тәҗрибәләре  белән дә уртаклаштыларп, элек Бәрәскәдә дә шәлчеләр яшәгән, шәл бәйләү  Арча ягында гына түгел, Әтнә ягында дла киң таралган булган. 

Иң кызыгы, "Йөзек салыш" уены булгандырп. Яшьлек тә искә төште, җәза үтәгәндә башкару осталыклары да күренде. 

- Мөхәммәт Мәһдиев китабында кич утырганда әйтелә торган такмаклар да бар иде, аларны күчереп алып, башкарып карадык. Монысы репетиция  генә булды, ике атнадан соң очрашырга дип сөйләштек, Менә шунда чынлап җырлашып утырырбыз, дибез. Әлеге чарага "Балкыш" та катнашучылар да, "Мирас" клубына йөрүчеләр дә килгән иде.  Файдалы булды, чәй табыны артында да укучы балаларга хатирәләр сөйләнде,- дип, кичерешләре, тәэсирләре белән уртаклашты  җирлекнең ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева. 

Фотоларны Бәрәскә мәдәният йорты альбомыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев