Әтнә таңы

Битараф булмыйк!

Күптән уйлап йөргән уй-фикерләремне кәгазь битләренә төшерергә булдым. Моңа туган тел мәсьәләсенә кагылышлы язмаларның матбугат битләрендә сирәкләнүе, ә кайбер басмалардан бөтенләй дә юкка чыгуы сәбәп булгандыр. Республикада чыга торган гәҗит-журналларны карап барырга тырышам.

Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы
Хәзер ике зур юбилейга кагылышлы язмалар киң урын алды – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу. Сүз дә юк, бик тә зур юбилей даталар. Икесе дә май аена туры килә. Санаулы көн хәзер килеп җитә. Республика җитәкчелеге, халкыбыз бу ике юбилейны тиешенчә каршы алып, уздырып җибәрерләр дип уйлыйм. Ләкин юбилейларга хәзерлек һәм уздыру, туган телебезгә кагылышлы мәсьәләләрне, дәүләтебез, халкыбыз алдында торган бурычларны томанламасын, читкә какмасын иде. Ул бурычларны санап тормыйм. Алар турында күп язылды һәм сөйләнде. Кабатлыйсым килми. Стратегия, концепция дигән сүзләр күп ишетелде. Хәзер онытылып бара. Башлаган эш шулай ярты юлда калыр микәнни? Ирексездән, Черномырдин әйткән сүзләр искә килеп төшә: ”Хотели как лучше, а получилось как всегда”. Һәрхәлдә, безнең районыбызга әлегә туган телебезнең бетү куркынычы янамый. Халкыбызның 98-99 проценты татар телендә сөйләшә, укый, яза. Яза дип әйтү бик үк дөрес булмас. Полиция, суд, прокуратурада барлык эш кәгазьләре дә рус телендә алып барыла. Ул оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан алынган кечкенә генә аңлатма да рус телендә алына яки тәрҗемә ителә. Бу кайчан, кем тарафыннан, ни өчен куелган таләп? Аңламыйм. Узган гасырның 70-80 елларында нык үскән социализм, коммунизм чәчәккә бөреләнгән чорда барлык эш кәгазьләрен дә татарча алып бардык. Сүз дә юк, рус телен белергә кирәк! Сөйләм телен генә түгел, барлык нечкәлекләрен. Бу – заман таләбе. Рус теле – йогышлы тел. Тиз өйрәнелә һәм йогып кала. Шәһәрдә яшәгән ике оныгым, өч яшькә кадәр өйдә торып, русча белмиләр иде. Бакчага йөри башлагач, бер айда русча сөйләшә башладылар, ә өч-дүрт айдан соң, бары тик русча гына. Татарчаны онытып бетермәсәләр ярар иде дип, нык кайгырам. Тагын да бер чит тел өйрәнсәләр зыян итмәс иде.
Үзем чит тел өйрәнә алмадым. Шуңа үкенәм. Бер чорда, бергә милициядән пенсиягә киткән яхшы танышым, бер елга Канадага барып, эшләп кайтырга тәкъдим ясады. Шул тел белмәү аркасында бара алмадым.
Темадан читкәрәк киттем бугай. “Сүз башым бит Шүрәле”, – дип әйткән Тукай бабай. Туган телне сак­лап калу, иң беренче чиратта – гаилә бурычы. Нинди генә карарлар кабул ителсә дә, нинди генә чаралар уздырылса да, әгәр гаилә туган телне саклау­га битараф була икән, берни дә барып чыкмаячак. Өченче буын шәһәрдә яшиме ул, катнаш никахтан туганмы ул – балаларыбызга туган телне өйрәтергә кирәк. Кайсы гаилә, нинди ысул белән өйрәнә – тулы мөстәкыйльлек. Ләкин максат бер – үз телеңне өйрәнү.
Әлегә шәһәр балалары татар телендә китап укымый диярлек. Берничә буыннан соң татарча язучы да булмас дип куркам. Хәзер бит балаларның бик күбесе шәһәрдә туа, шәһәрдә үсә. Мисал өчен ерак барасы да юк. Телевизордан бер иҗат кешесе турында тапшыру бара, татар телендә. Ә балалары әти-әни­ләре турында русча сөйлиләр. Әй кызгандым инде үзләрен. Гомерен татар мөхитен үстерүгә багыш­лаган, ә балаларына чыгыш ясарлык итеп татарча өйрәтә алмаган.
Тел мәсьәләсендә тирә-юнь күршеләребездә ни хәлләр? Йошкар-Олада яшәүче мари, Чебоксарда яшәүче чуваш танышларым, дусларым бар. Очрашканда аларга “Бу агач сезнеңчә ничек атала, бу үләннең исеме ничек?” – дигәнрәк сораулар бирәм. Белмиләр. Үз телләрендә сөйләшмиләр диярлек. Соңыннан: ”Сез инде руслашып бетеп барасыз. Менә кул аркасы русча ничек атала?” – дип сорыйм. Күзләрен зур ачып, аптырап калалар. Араларында берничә югары белем алганнары да бар. Үз телеңне чын итеп белмәгәч, кайда ул русчаны чын итеп белү. Тора-бара без дә шул хәлгә калмасак ярар иде дип кайгырам.
Озын сүзнең кыскасы, туган телне саклап калуда, аны төрлечә үстерүдә безгә әле эшлисе дә эшлисе. Уй-фикерләре минем белән тәңгәл килгәннәр дә, килешмәгәннәр дә булыр. Әгәр бу язмам басылып чыкса, укып чыгып үз фикерләрен белдерүчеләр дә булыр дип уйлыйм. Битараф булмыйк!

Реклама

Архив фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: