Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Битлек-маска киеп йөрисезме? Полиция тикшерә

Татарстанда үз-үзеңне саклау режимы игълан ителде.

Хәзер җәмәгать урыннарында, урамда да маскадан, перчаткалар киеп йөрү шарт. Бу таләпне үтәмәүчеләр штрафка тартыла. Шушы таләпнең үтәлешен полиция дә, Роспотребнадзор да һәрдаим күз уңында тота.

Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинеты Карары буенча, 12 майдан республика халкы җәмәгать транспортында, таксида, кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. Карарны бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.

Полиция Кышлау, Яңа Шашы, Кызыл Утар якларында рейд уздырды. Монда да кагыйдәне бозучылар табылды. Күп очракта үзебез үк гаепле булсак та, башкаларны гаепләргә ашыгабыз. Имештер, хокуклар чикләнә. Ә бит Законны бозып кына калмыйбыз, перчатка-маска белән йөрүчеләрнең хокукларын да кысабыз түгелме? Менә шул Законны үтәмәүчеләр аркасында тарала ул коронавирус.

Фотода: полиция хезмәткәрләре тикшергән вакыт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев