Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бәхетле тормышта да уяу булу кирәк

Аерылышканда авырлыкларга дучар булмас өчен, кулга-кул тотынышып ЗАГС залына кергәндә һәр пар аларның гаилә тормышы гомерлек булуына һич шикләнми. Чыннан да, очрашып йөргәндә егет белән кыз үзләренең бары тик уңай якларын гына бер-берсенә күрсәтсә дә, бергә яши башлагач, тормыш куйган сынауларны бергәләп үткәндә үзгәрергә дә мөмкин алар.

 

Кызганычка каршы, бу гаиләләрдә бик күп низаглар китереп чыгара. Белгечләр әйтүенчә, бүген яңа гаилә корган парларның 60 проценты таркала. Әлбәттә, яшьләргә мондый күңелсез хәлләр турында сөйлисе килми, әмма чынбарлыкны дөрес итеп кабул итә белергә дә кирәк. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне өзү бик күп башка күңелсезлекләргә дә китерә. Кемдер бергәләп җыйган тормышын икенчесенә калдырырга тиеш була, кемдер баласы белән очраша алмый интегә. Шундый хәлләрдән үзеңне ничек курчаларга соң? Белгечләр әйтүенчә, бүген сез ирегез яисә хатыныгыз белән ничек кенә бәхетле тормышта яшәсәгез дә, бу гаиләнең таркалырга да мөмкин булуы турында һәркем уйланырга тиеш. Әлбәттә, һәрберебез ерак картлыкка кадәр гаиләсен сакларга тырыша, әмма тормышның төрле үзенчәлекләре барлыгын онытмыйк. Шунысын да ассызыкларга кирәк, тормыш иптәше бергә яшәгәндә үзен ничек кенә яхшы яктан күрсәтсә дә, юридик яктан никахны таркатканда ул үзен башкача тотарга да мөмкин. Әлбәттә, монда никах таркалуга нәрсә китергәне зур роль уйный, шулай да уяулыкны онытырга ярамый. Аерылышканда ир белән хатын бергә яшәгән вакытта алынган һәр нәрсә ике якка да тигез итеп бүленә. Бу турыда Гаилә кодексының 34 статьясында билгеләнә. Ягъни, сез инде күптән бергә яшәмәсәгез дә, закон алдында никах таркалмаган икән, һәркемнең аерым гына җыйган милеге дә икегә бүленәчәк. Ләкин монда да берничә үзенчәлек бар. — Әгәр дә иргә яисә хатынга никахка кергәнче үк ниндидер бүләк ясалган икән, яисә мирас рәвешендә милек күчсә, бушлай аның исеменә күчерелсә (мәсәлән, хосусыйлаштыру) бу милек аерылганда бүленми. Әгәр дә ир яисә хатын никахка кадәр акча җыеп, аннан соң гына нәрсәдер сатып алса, ул шулай ук икенче кешегә бүленмәячәк, — дип аңлата юрист Елизавета Насонова. Шуңа да бергәләп нәрсәдер сатып алырга уйлыйсыз икән, аның нинди акчага алыначагы турында онытмагыз. Бизнес, эшкуарлык белән гаиләдә ир яисә хатын гына шөгыльләнсә дә, ул урталай бүленәчәк. Гаилә хокукы буенча эксперт Юлия Ткачева билгеләвенчә, эшкуарның гаилә тормышы белән яшәгән чакта алган әйбере, шулай ук эшкуарлыктан алынган кереме уртак милеккә карый. Шуңа да аерылганда, гаилә әгъзаларының берсе икенчесенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмәгәндә дә, тупланган милекнең яртысына дәгъва итә ала. Әгәр алынган кредит гаилә кирәк-ярагына тотынылган икән, банк алдында ир дә, хатын да бурычлы булып санала. Мәсәлән, ир банктан кредит алып, әтисенә машина сатып алып биргән ди. Бу вакытта бурыч ир өстендә генә була. Әгәр дә ир, хатыны риза булмаганда да, гаиләсе өчен машина алган икән, аерылгач, хатын да шул кирәкмәгән машина өчен түләячәк. Монда “никах килешүенең” роле зур. Атап әйткәндә, әлеге документта гаиләдә булачак төрле хәлләр турында алдан ук килешү төзеп куярга мөмкин. Шулай итеп, ир яисә хатынның никахта алган һәр әйбере уртак санала. Аның бурычка алынганлыгы исәпкә алынмый. Әйбер уртак икән, бурыч та уртак булачак. Һәм бу җәһәттән әйбернең нәрсә икәнлеге мөһим түгел. Гаиләдәге бер як уртак бурычка кемгәдер зур бриллиант кашлы йөзек алганмы, әллә бергә йөрергә машинамы – бурычны бергәләп түләячәкләр. Алиментны “ак” эш хакыннан гына түгел, башка керемнән дә алырга мөмкин. Гаилә кодексының 80 статьясына ярашлы, ата-ана баласына 18 яшь тулганчы аны тәрбияләргә тиеш. Шул ук вакытта 81 статьяда алимент акчасы итеп ата-ананың эш хакының һәм (яисә) башка кеременең берникадәр өлеше бүленергә тиешлеге билгеләнгән. — Кызганычка каршы, бездә акчалата эш хакының берникадәр өлешен генә алимент өчен бүлеп алалар. Шул ук вакытта, балаларын ташлап киткән әтинең эш хакы бик түбән яисә төрле айда төрлечә булса, ул аны башка ил валютасында алса, аның кереме бөтенләй булмаса, әнисе тәрбиясендә калган бала өчен, гадәттә, кечкенә күләмдә акча бүленә, — ди юрист. — Ләкин монда бер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә әти кеше үзенең чын керемен яшерә, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, кечкенә хезмәт хакы ала, яисә шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә икән, ягъни аннан алимент акчасын юллау өчен нигез булмаса, бала өчен әлеге төбәктә билгеләнгән яшәү өчен минималь сумма бүленергә тиеш. Әлеге вакытта суд баланың элек булган яшәү рәвешен саклап калу яклы булачак. Суд гаиләнең таркалганчы нинди шартларда яшәвен яисә әтисенең, кайчандыр алимент түләп, аннары бу эштән баш тартуына кадәр булган тормышын искә ала. “Фатир” алименты юлларга мөмкин Агымдагы елда Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде. Аңа ярашлы, балаларыннан аерым яшәгән әтиләрдән (әниләрдән) төп алименттан тыш, өстәмә түләүләр алырга була. Халыкта аны “фатир алименты” дип йөртәләр. Әгәр дә бала яшәгән торак авария хәлендә икән, моны юллау авыр булмаячак. — Әлеге акчаны торакны ремонтлау өчен яисә башка шундый чыгымнарга тотынырга була. Шулай ук акча түләп, кеше өендә яшәүчеләр дә бу акчаны алала. Бүген закон балаларның уңайлы шартларда яшәве яклы, — ди Юлия Ткачева. — Гадәттә, бу акча ниндидер конкрет сумманы күз уңында тота һәм аны ай саен алырга мөмкин. Шулай ук, мәсәлән, торакны ремонтлауга тотынылган акчаны кайтару өчен бер тапкыр юллап алырга мөмкин. Уртак милекне вакытында бүлегез Аерылышудан соң, вакыт узган саен милекне бүлү авырлаша. Кемдер башка урынга күчеп китәргә мөмкин, чеклар, квитанцияләр югала. Шуңа да аерылышырга теләмәсәгез дә, чекларны һәм башка документларны саклагыз. Һәм икенче ярыгызның бизнесы һәм гаилә тормышында алынган һәр нәрсә турында хәбәрдар булыгыз. Ә иң мөһиме, нинди генә хәлдә дә гаиләгезне саклап калырга тырышыгыз! Гөлия Гәрәева.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/B-hetle-tormishta-da-uyau-bulu-kir-k-365659/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев