Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бу буранда юләрләнү - хәтәр!..

Көн кадагына суккан шигырьләре белән районыбыз шагыйрәсе

Кабат буран...
Буран диеп кабат тилерүем...
(Терелүем булса иде дә бит!..)
Язга кадәр иләс-миләс уйлар:
Әллә палач кирәк, әллә табиб?..

Кабат буран...
Иле белән кабат тыгылышта...
Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.
Буран кочам, ә бит юньле хуҗа
Күптән бәйләп куйды үз этләрен.

Кабат буран...
Беркемгә дә килми акланасым,
Аңлатасым бураннарның көчен!
Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк
Җаннар пышылдавын тояр өчен!

Кабат буран...
Кисәтәләр акыл утыртканнар:
Бу буранда юләрләнү - хәтәр!
Алар белми минем яшәгәнне
Бер бураннан икенчегә кадәр.
06.02.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев