Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Булдыра бу егетләр...- үзебезнекеләр!"

Комыргуҗа авыл җирлегеннән бер сокланып кайткан идем, Бәрәскәләр дә кимен куймый икән.

Дөресрәге, студент егетләре сокландыра. Замана яшьләре бүген нинди сүзләр генә ишетмиләр. Алар белемле дә, алар "булдыксыз" да, ялкау дип сүгүчеләр дә җитәрлек. 

Тик замана яшьләренә Аллаһы Тәгалә мидәт-куәт бирсен, бик авыр замана калдырабыз аларга. Уку түләүле, эше юк, фатир-йорты тагын акчага терәлә.  Менә мондый сынау  кайсын көчле итә, кайсын юлдан яздыра... Ә авыл балалары, ни әйтсәң дә, тырыша-тырмаша әле. Бәрәскәнең студент егетләре дә сөбханалла, җәйге чорда авыл җирлегенә булыша алар. 

 

- Авылыбызның егетләре "Акый" чишмәсен чаптылар. Сөбханалла, куллары эшкә ятып тора", - дип соклана Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Эшләгәннәре җирлеккә булса, өйрәнүе, чыныгуы үзләренә. Өлкәннәр безне дә шулай эшләтә иде.  Егетләрне бәхетле киләчәк көтсен, чишмә чистарту - изге эш ул. Ә аның әҗере озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев