Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Челтәрле шоу-бизнес турында: «Артистларның пирамидалар белән шөгыльләнергә хакы юк»

Җырчыларның күбесе пандемия вакытында челтәрле бизнеска кереп китте. Бу хакта соңгы көннәрдә дискуссияләр, сөйләшүләр алып барыла. «Интертат» челтәрле бизнеста булган җырчыларның һәм белгечләрнең бу күренешкә карата фикерләрен барлады.

«Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе Динә Гәрәева артистларның, иҗатны читкә куеп, башка нәрсәләр белән шөгыльләнүләре борчылуы хакында язды.

 
 
10

«Бер төркем артистлар яңа җырлар яздыра, өмет белән яңа гастроль сезонына әзерләнә. Башкалары булдыра алганча акча эшлиләр. Безнең беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк. Тик халык яраткан талант ияләренең иҗаттан башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр булуларын күрү бик авыр… Заманалар…» — дип яза Динә Гәрәева.

«Дөрес әйтәсең, Динә! Мин беркемне гаепләмим, әмма үземнең иҗади тормышымны алыштыра алмыйм, теләгем дә юк. Чөнки мин җырларда, сәхнәләрдә генә сулыш алам», — дип үзенең фикерен белдергән җырчы Алинә Шәрипҗанова.

«Минем фикеремчә, артистларның әлеге төр пирамидалар белән шөгыльләнергә хаклары юк. Һәм бу Мәдәният министрлыгы тарафыннан күзәтелергә тиеш», — ди Гөлназ Сәфәрова.

Продюсер Рифат Фәттахов бу күренешкә бәя бирмәве хакында яза, әмма үз төркемендәге җырчыларга фикерен җиткергән. «Ваһапов фестивале артистларына карата позициям билегеле: йә сәнгать, йә челтәрле бизнес», — дип язган ул.

Кемнәр челтәрле бизнеста?

Челтәрле бизнеска кереп киткән җырчылар исемлеге.

  1. Алсу-Азат Фазлыевлар
  2. Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов (челтәрле маркетинг кибетләрен ачтылар)
  3. Гөлназ Асаева һәм ире Вилдан Шәмсетдинов
  4. Айгөл Бариева
  5. Фирдүс Тямаев — Резидә Әхмәтвәлиева  
  6. Илмира Нәгыймова
  7. Диләрә Зарипова (Рифат Зариповның хатыны)   
  8. Зәмирә Рәҗәпова
  9. Римма Никитина
  10. Альбина Апанаева
  11. Лилия Муллагалиева
  12. Нурзадә
  13. Алинә Даутова
  14. Айгөл-Ришат Шәйхетдиновлар
  15. Лилия Гыйматдинова
  16. Лилиана Ирназарова
  17. Алинә Сафиуллина
  18. Рузилә Хәертдинова
  19. Чулпан Йосыпова
  20. Зөлфия — Җәвит Шакировлар

Кемдер төшеп калган булса, языгыз, өстәп куярбыз.

Әлеге җырчыларның инстаграмына кереп карасаң, анда «үзем турында» дигән урында «Челтәрле бизнес (атамасы) лидеры» дип язылган һәм ниндидер бер номер күрсәтелгән. Шуның астында гына җырчы диелгән, мактаулы исемнәре булса, ул исем әйтелгән.

Челтәрле бизнеста булган җырчыларның кайберләренең фикерләрен тәкъдим итәбез.

«Башыңа төшсә, башмакчы булырсың»

Гүзәл Уразова челтәр бизнестагы кибетенең ачылуы хакында игълан итә. Ә бер Гөлнас исемле укучысы «Бетте баш, болар да сатуга тотына икән. Сикереп йөрүләр бетте, шөкер», — дип яза.

«Алырбыз да, сатырбыз да, бик күп башка эшләр эшләргә дә теләк бар. Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен. Тик бер әйбергә генә гомердә теләгем дә, вакытым да булмады һәм булмас та. Кеше тикшерергә, битәрләргә һәм аның эшенә тиешле-тиешсез бәя биреп утырырга», — дип җавап кайтара җырчы.

 
Салават Камалетдинов

Нурзадә бу бизнеска керүен акчасызлык белән аңлатты. Ул 18 ел элек челтәрле бизнеста эшләп, беренче альбомны чыгардым, ди.

«Челтәрле бизнеста көне-төне эшләргә кирәк. Күпләр шушы бизнеска килдең дә акча гына алып утырасың дип уйлый. Хәзер коронавирус булгач, эш юк. Алда бит бер яктылык та күренми иде.

Кеше гаепли инде ул! Никтер шушы челтәрле бизнеска гына бәйләнәләр. Кайбер артистларның башка өлкәдәге бизнеслары бар. Нишләптер аны беркем дә күрми, ә менә шушы бизнеска гына бәйләнә башладылар. Әмма онытмагыз: башыңа төшсә, башмакчы булырсың», — дип сөйләде Нурзадә.

 
Салават Камалетдинов

«Челтәрле бизнеска кызыгып йөри идем инде. Яңалык эзләдем. Минем өчен бу — яңа сулыш, яңа танышулар, яңа эш өлкәсе. Әмма җырлавымны туктатырга уйламыйм. Шулай ук үзем вокал укытучысы буларак та эшлим. Бизнеста да, сәхнәдә дә, балалар белән дә эшләп була», — ди Алинә Даутова.

Гөлназ Асаева: «Сез безне сөйләгәндә, без акча эшлибез»

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновның челтәр бизнеска керүен төрлечә гаепләделәр. Әлеге сүзләргә җавап итеп Асаева: «Сез безне сөйләгәндә, без акча эшлибез», — дип язды.

Җырчыларның Инстаграмнарында да һәрвакыт шул челтәрле маркетинг. Концертлардан видео яисә җырның язмалары түгел, ә бизнес рекламасы гына.

 

«Эшләргә теләгең булса, минем хатын астына языла аласың»

Рифат Зариповның хатыны Диләрә дә челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә.

 
 

«Тиздән, бер ун елдан — иң күбе, күп кеше челтәрле маркетингка кереп бетәчәк. Бу күптән бара бит инде. Бу — минем фикерем. Артистларның күбесе керде… Челтәрле бизнеска акча эшләргә кирәк дип керәләрдер инде. Мин үзем анда юк, әмма эшләгән кеше молодец! Кеше булдыра икән, эшләсен.

Алар бит көн саен эшли иде. Кем банкетта, кем концертта. Хәзер биш ай өйдә утырдык. Башта өч ай көттек: бер айдан соң ачалар, ике атнадан соң ачалар, дип өметләндек. Юк та юк. Эшләмичә ятуның авырлыкларын, кыенлыкларын алай яткан кеше үзе генә белә.

Хезмәт кешене бизи, диләр. Мин аның оятын күрмим. Ә менә эчеп, исереп, бернәрсә дә эшләмичә ятсаң, анысы начар булыр иде. Эшләгәннәр — молодцы, бары тик алга», — дип сөйләде Рифат Зарипов.

Соңыннан уены-чыны белән: «Эшләргә теләгең булса, минем хатын астына языла аласың», — дип өстәде.

 
Рамил Гали

«Бу пандемиягә кадәр бары тик иҗат кына итә идек. Концертларда, банкетларда җырлап, акча эшли идек. Ә хәзер алар юк. Мин челтәрле бизнеска кереп киттем, Руслан төзүчелек өлкәсендә эшли башлады. Әмма җырлауны ташларга уйламыйбыз. Хәзерге эшләгән урыннарыбыз да кирәк. Без җырдан кала да нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк икәнен аңладык, чөнки хәзер җырлау, җырчы булу бик кыйммәткә төшә», — дигән иде Ильмира Нәгыймова «Интертат»ка биргән интервьюында.

 
Салават Камалетдинов

«Башта челтәрле маркетингта эшләмәдем. Бары тик әлеге компаниянең продукциясен кулландым. Кризис барлыкка килгәч, эшли башладым. Челтәрле маркетингта акча эшләп була. Ә концертта җан булырга тиеш. Аннан кергән акчаны без кире иҗатка „тыгабыз“. Ә бу эшемдәге акчаны мин башка төрле итеп куллана алам. Тырышып эшләсәң, челтәрле маркетингта иҗатка караганда да күбрәк акча эшләп була. Концерт куярга бүген рөхсәт итеп, иртәгә: „Ярамый“, — дияргә мөмкиннәр. Ә бу бизнеста нигез булдырсаң, ул сине барыбер ашатачак», — диде Римма Никитина.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиевага шалтыратканда, ул Арча районына бара иде — челтәрле маркетинг продукциясенең презентациясен үткәрә икән… «Акчалы эш» дип бәяләде ул.

 
 

«Артык акча булмый бит. Бер иҗатка гына терәлеп: „Мин артист, сәхнә кешесе, миңа болай ярамый, миңа алай ярамый“, — дип утырырга кирәкми. Әгәр аннан китәргә уйласаң, китәргә мөмкин, бәйләп куелмаган бит. Әгәр мин төшеп калам икән, минем астагы кешеләрем өстәге кешегә күчә. Алар бернәрсә дә югалтмый. Иң өстәге кеше китми. Бары тик берәр глобаль кризис кына булмаса инде. Акчалы эш булса, китмисең, ябышып эшлисең», — дип сөйләде Лилия Муллагалиева.

Зәмирә Рәҗәпова челтәрле маркетинг турында «ерунда» дип уйлаучыларга җавап кайтарган иде:

«Шушы «ерунда» бүген безне ашата, өй салырга булыша, кризис чорын оҗмах бакчасында, гаиләбез белән тыныч, матур итеп уздырырга ярдәм итә. Шушы «ерунда» булмаса, мин, әни тәрбиясендә генә үскән, гап-гади авыл кызының төшенә дә кермәгән «Мерседес»та йөри алыр идем микән дә, ай саен диярлек әле Амстердамга, әле Миланга, әле Барселонага, әле Истанбулга очар идемме? Сезнең гайрәтегез чикмәсен, күңелегез булсын дип, мин болардан баш тартмыйм, ачуланмагыз.

…Дәүләттәге эш урынымнан 11 мең сум хезмәт хакы алам. Декретта вакытта 7 мең сум пособие һәм челтәрле маркетингтан 250 мең сум табыш ала идем. Аерма сизәсезме? Ә хәзер уйлап карагыз, сезгә ярыйм дип, мин 15 мең сум акчага яшәргә тиеш буламмы инде?..» — дип язган Зәмирә Рәҗәпова.

«Күпләр безне кеше алдауда гаепли…»

 
Александр Эшкинин

«Хәзер челтәрле маркетингта эшләү модага кереп китте. Күпләр безне кеше алдауда гаепли, бу алай түгел. Кулланып карагач кына үз фикереңне әйтергә кирәк», — дип сөйләгән иде «Интертат»ка Альбина Апанаева.

«Заманасы үзгәрде. Миңа да реклама ясарга тәкъдим итәләр. Мәсәлән, алар миңа түшәм ясый, ә мин аларны рекламалыйм. Бу бит артистларда гына түгел, блогерлар да шулай итә. Бүләк тә уйнаталар, акчасын да бирәләр, — дип сөйләде Фирдүс Тямаев. - Челтәрле маркетингта хатыным ике ел эшли. Үзе, шушы продукцияне кулланып, ун килограммга ябыкты. Продукциясен ала да, кире акчасын кайтара. Соңыннан дус кызлары да кызыкты. Бик нык эшләмичә, акча алып баргач, начар түгел бит.

 

Коронавирус вакытында төркемемә: «Барыбер телефонда утырасыз, эшләп карагыз», — дидем. Үзем дә керергә уйладым. Үзем челтәрле маркетингта бер атна гына әле. Төркемем эшли. Аларның концерттан тыш ипилек-сөтлек керемнәре булса, мин шат кына булам. Негатив язучылар күп инде ул. «Шушы көнгә калдыңмыни?!» — диләр. Мин аларга игътибар итмим. Үз фикерем, үз тормышым бар, кешенекен урламыйм. Хәзер яшьләр наркотиклар куллана, спайслар тарта. Блогерларның да кайсыларыдыр юләрләнә. Акча эшли аласың икән, файдага гына бит инде!»

«Пандемия шартларында, гомумән, акчасыз калдым дип әйтә алмыйм, Аллаһка шөкер. Челтәрле бизнес продукциясе белән башта үзем кулландым. Хәзер әлеге яхшы продукцияне калганнарга тәкъдим итәм», — диде Чулпан Йосыпова.

 
Рамил Гали

Җәвит Шакиров та ябыктыра торган продукцияне рекламалый.

«Бу өлкәдә ныклап кечкенә улыбыз Искәндәр шөгыльләнә. Химия диләр, әллә даруханәләрдә сатылган дарулар химия түгел дип 100 процент ышаналармы? Безнең төркемдә табиблар да, диетологлар да бар. Файдасы булгач, нишләп тәкъдим итмәскә? Аннан соң, бу акча эшләү ысулы да. Шушы продукцияне куллануның нәтиҗәсен исбат итә алсаң, яхшы», — ди Җәвит Шакиров.

Рузилә Хәертдинова да Инстаграм битенең сторисында әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен җиткергән иде.

«Нигәдер соңгы арада барысы да артистларны гаепли. Имеш, барысы да челтәрле бизнеста эшлиләр. Ә сез телевидение белән радиода ротациянең ничә сум торганын беләсезме? Әгәр кесәңдә кимендә миллион булмаса, эстрадада син беркем түгел. Артистлар тик торганнан гына шундый компанияләрдә эшли башладылар, дип уйлыйсызмы? Концертлар, банкетлар булмагач, ротация өчен кем түләр?» — дип язган Рузилә.

Челтәрле бизнеста булмаучыларның фикерләре

Челтәрле бизнеска карата тискәре фикерен Элвин Грей беренчеләрдән булып белдерде. «Элвин Грей» лейблы Вилли — Вилдан Шәмсетдиновның челтәрле бизнеска керүен гаепләп язды, моны «пирамида» дип атады. Шуның өчен Виллины псевдонимыннан һәм репертуарыннан мәхрүм иттеләр.

 
Ильнар Тухбатов/архив

«Мин челтәрле маркетингта эшләмим, чөнки бу өлкә минеке түгел. Мин аны булдыра алмыйм, ә булдырган кеше — молодец. Кеше эшсез, ялкауланып өйдә ятса, анысы да начар булыр иде. Ә болай акча эшлиләр, гаиләләрен ашатырга кирәк бит. Минемчә, моның бер начарлыгы да, зыяны да юк. Ач утырасы килми бит, шуңа күрә бу юлны сайлаганнардыр, нишләсеннәр?! Барам да яраткан эшемә керәм дип кенә булмый. Эш табарга авыр, ә гаиләне ашатырга кирәк. Алар бит кеше алдамый, урламыйлар. Аны да бит булдырырга кирәк, бардым да саттым дигән сүз түгел», — дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова.

 
 

«Җырчыларның челтәрле маркетингта эшләүләрендә бернинди начарлык та күрмим. Җырчылар барыбер калыр, курыкмагыз. Алар күп бит», — диде продюсер Рөстәм Сәрвәров.

«Җаныңның ваклыгын сылтама заманга»

 
Рамил Гали

«Моның белән җырчылар карантинга чаклы да актив шөгыльләнә иде. Шагыйрь Равил Фәйзуллин язганча, җаныңның ваклыгын сылтама заманга дигәндәй, без бар нәрсәне дә пандемиягә генә аударып калдырырга күнегеп китмәсәк иде. 

Татар сәнгатенең кыйбласы нинди бүген һәм, гомумән, бармы ул кыйбла? Мин әйтәм: бар! Ошбу кыйблабыз — Мәскәү шоу-бизнесы ни кыла, шуны начаррак, түбәнрәк кимәлдә кабатлау. Алар исә өлгене Европадан эләктерә. Галкин, Нагиев кебек актерлар бүгенге көндә параллель рәвештә бәдрәф кәгазен рекламалый башлаган икән, шул ук челтәрле бизнеска тиңләр идем мин аны. Нигә татар артистлары тик ятарга тиеш, ди әле?  «Кыйбла»га хилафлык кылырга ярамый…

Безнең әдәбиятны, сәнгатьне, татарны, Татарстанны дөньякүләм таныту эшенә һаман җигә алганыбыз юк әле. Спорт белән чыктык дөньяга, Татарстанның икътисади модельләрен шулай ук дөнья белә. Ә менә әдәбият-сәнгать өлкәсендә шундый модельләр бармы безнең? Юк, хәтта аңа омтылыш та юк. Пандемия беткәч тә, татар артисты рәхәтләнеп челтәрле маркетинг белән шөгыльләнәчәк, чөнки безнең әдәбият-сәнгать өлкәсендә юнәлешебез юк. Катгый юлы булмагач, читкә-чотка сугыла инде ул. Димәк, кабатлыйм: моның өчен артистларны гаепләргә мораль хакыбыз да юк безнең…

Россия һәм дөнья күләмендә күрсәтү, шуның белән татар иленә инвестицияләр тарту максатында иҗади көчебезне, әдәбият-сәнгатьне дөрес файдаланырга, аның юл картасын гына булса да эшләргә кичә үк вакыт җиткән иде инде», — диде «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр.

«Кризис вакытында андый пирамидалар һәрвакыт булды»

 
 

«Татар радиосы» нда озак еллар җитәкче булган, хәзер «ТАТМЕДИА» АҖнең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязов фикеренчә, «пирамида» лар кризис вакытында барлыкка килә.

«Беренче яктан караганда, пандемия җырчыларны, гомумән, җырлап кына көн күрергә күнеккән һәм моннан башка берни дә эшли белмәгән кешеләрне башын кашырга мәҗбүр итте. Аларга акча кирәк. Шунлыктан җырчылар берсе астына берсе төрле пирамидаларга кереп беттеләр. Моның бернинди дә зыянын күрмим — алар бит урларга чыгып китмәгән, кеше талап, кеше алдап йөрми, кемнең аласы килә, продукцияне ала, аласы килмәсә, алмый.

Икенче яктан караганда, шушы бизнес хуҗалары алар бит синең белән миңа килми. «Әйдә безнең пирамидага» дип чакырмый. Алар кеше арасында танылганнар янына бара. Шушы кеше астына башкалар да язылачак дип, шушы танылган шәхесләрне җәлеп итә.

Бизнес хуҗалары үзләренең мәнфәгатьләрен кайгырта. Ничек дип әйтим, курчак рәвешендә шушы медиа әһелләрне кулланалар. Моны җырчылар үзләре аңлыйлардырмы, юктырмы, белмим. Үзләрен Алланың кашка тәкәсе дип, аларга гына бәхет елмайган дип уйлаучылар бардыр.

Кризис вакытында андый пирамидалар һәрвакыт булды, чәчәк атты һәм активлашты. Мескен халык акчаны каян алырга белмәгән очракларның 99 процентында кесәсендә булганын да аферистларга, бурларга һәм менә шундый челтәрле бизнес әһелләренә тапшыра. Ә пирамида ул төзелә-төзелә дә, өелә-өелә дә, астына керергә кеше тапмасаң, ишелеп төшә. Шуны гына беләм», — диде «ТАТМЕДИА» АҖнең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязов.

Укучылар ни уйлый?

Җырчыларның постларына язган комментарийларга күзәтү ясасаң, укучыларның күпчелеге йә инде бу бизнеска кергән, йә җырчының бу эшчәнлегенә битараф. Әмма бик тискәре карашта булучылар да шактый. Мәсәлән, Җәвит Шакировның бер постына «Акча эшлим дип халыкка химия сатасыз, сыйфаты кайда тикшерелгән? Шул импорт азыклар ашап, күпме халык рак белән чирли!» — дип язган Галия Явгильдина. «Мин Җәвиткә җырлар, кызыклар тыңлармын, дип язылган идем. Кызганыч, сезнең белән хушлашырга мәҗбүрмен», — дигән Рәсимә Ильясова. Бу фикергә Җәвит Шакиров җавап бирмәгән.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев